tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дипломлы шәкертләр
Дипломлы шәкертләр

Дипломлы шәкертләр

Ульяновск өлкәсенең “Фатыйма” мөселман хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Глинат ханым Гафарова төбәгебездә дин үсешенә, традицион исламны җәелдерүгә зур өлеш кертә. Ул төрле яшьтәге шәкертләргә дини гыйлем бирү юнәлешендә тырышып эшли.

Тынгысыз йөрәкле Глинат ханым ике дистә ел эчендә күп милләттәшләребезгә төпле белем биреп, дин юлына басарга ярдәм итте. Шушы көннәрдә генә Үзәк Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә аның тагын ундүрт шәкерте имтиханнарны уңышлы тапшырып, өлкә мөселманнары региональ диния нәзарәтенең дипломнарына ия булды. Шулай ук  Ишеевка бистәсендә дини белем алган дүрт шәкерт имтихан бирделәр.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тлявлин бәяләде. Имтихан тапшыручылар тәҗвид кагыйдәләрен аңлаттылар, догаларны яттан яңгыраттылар, Коръәни-Кәрим китабының теләсә кайсы битен ачып, сүрә һәм аятьләрне йөгерек итеп укып бирделәр.

Алар өч ел дәвамында зур сабырлык күрсәтеп, төпле белем биргән өчен хөрмәтле мөгаллимәләре Глинат ханым Гафарова рәхмәтләрен җиткерделәр.

“Дин дәресләренә төрле яшьтәге мөселман кардәшләребез йөрде. Аллаһыга шөкер, быел 82 яшьлек Рузалия апабыз да диплом алу бәхетенә иреште. Ул өч ел буе дәресләрне бер дә калдырмыйча, тырышып укыды. Димәк, тәүбәгә килеп, намазга басып, Коръәнне кулыңа алып укырга бервакытта да соң түгел”,- ди Глинат ханым.

Р.НИГЪМӘТЛЕ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*