tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Изге Болгар җыенына” багышланган матбугат конференциясендә катнашты
Данис Шакиров “Изге Болгар җыенына” багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Данис Шакиров “Изге Болгар җыенына” багышланган матбугат конференциясендә катнашты

Бүген  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә, “Изге Болгар җыены” чарасын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены турында сөйләде.

– “KazanForum” чаралары кысаларында быел 14 нче мәртәбә Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенын оештырабыз. Илебезнең 82 төбәгеннән 1000 делегат катнаша. 18 май көнне Татарстан Рәисе катнашында пленар утырыш булачак. Шул ук көнне аерым дискуссион мәйданчыклар оештырылачак. Әлеге форум “Милли тормыш һәм дин” дип исемләнә. Бу – илебездә барлык татар дин әһелләрен бер мәйданга туплый торган бердәнбер җыен, – диде ул.

19 майда Болгарда Идел буе Болгарстанның Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” тантаналы чарасы узачак. Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия федерациясе субъектларыннан делегатлар, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния идарәләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” ХV Халыкара икътисади форумда катнашучылар катнашачак.

-Изге Болгар җыенының төп максаты – халкыбызның рухи азык алуы. Бирегә Татарстан халкы гына тартылмый, ул милли һәм дини чара буларак кабул ителә. Татарлар яшәгән төбәкләрдә дә безнең тарафтан аерым автобуслар белән эш оештырылачак, – дип ассызыклады Данис Шакиров.

Быел җәмәгать белән тәүбә кылу тәүге мәртәбә Изге Болгар җыенының төп, кульминацион өлеше булачак һәм киләчәктә әлеге мөселман форумын уздуруның төп максатына әйләнер дип ниятләнә. Шулай ук Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында 3 гаиләгә хаҗга юлламалар уйнату көтелә. Акция мөселманнар җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*