Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына кичә Казанда булган һава һәлакәтендә вафат булганнарның рухына дога кылып, якыннарына күркәм сабырлык теләп язылган хатлар килүе дәвам итә.
Литвадагы Кырыктатар авылыннан, Белоруссиядәге “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте исеменнән аның рәисе Эльвира Левшевич, Канаданың Торонто шәһәрендәге татар оешмасы активисты Мирслу Арсланова һәлак булганнарның туганнарына сабыр һәм саулыклар теләп хат җибәргәннәр.