tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарлар сынала
Татарлар сынала

Татарлар сынала

2013 елның 18 нче ноябре Татарстан Республикасында матәм көне итеп игълан ителде.

Мәскәү –Казан һава юлы лайнеры шартлап 50 кешенен гомерен өзде.

Татарстан Республикасы халкының олы кайгысын Россия өлкәләре һәм чит илләрдә яшәүче миллионлаган халык уртаклаша.

Самолет трагедиясе бөтен җир шарына сибелгән, Татарстан, Казан тормышын күзәтеп яшәүче татар халкын тетрәндерде.

Кайгылы хәбәр килеп җитүгә үк, якшәмбе кичендә, ягъни 17 нче ноябрьдә, төрле шәһәрләрдән, төбәк–өлкәләрдән, чит илләрдән шалтыратулар, СМС хәбәрләр өзелмәде, дөнья халкы ярдәм кулы сузарга әзерлеген белдерде.

Пассажирларның һәм экипаж членнарының олы кайгысы белән беррәттән бу куркыныч хәл Татарстан Республикасы Президенты гаиләсенә дә килде. Р.Н.Миңнехановның олы кайгысын бигрәк тә татарлар йөрәкләренә якын алды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бәлагә тарган кешеләрнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша һәм бөтендөньяда яшәүче татарларның кушылуын белдерә.

Кайгы килсә татар халкы берләшә, бу олы кайгы барыбызны да берләштерде, кеше гомеренең бәясез икәнен, мондый хәлләрнең кабатлануын булдырмас өчен, алдан чаралар күрү кирәклеген күрсәтте.

Дөнья татарлары, төрле милләт, төрле дин вәкилләре белән янәшә яши. Бу көнне алар барысы да чын йөрәктән ата –бабаларының тарихи Ватаны белән белән бергә булды.

Язмыш кайвакыт безнең халыкның җанын яралый, анын тирәнгә киткән тамырларына кагыла, үткәнен искә төшерә. Ике ел элек Кама Тамагы районында “Булгария” елга судносы һаләкате (бу исем көймәне рекламалау максатыннан бирелгән)… 17 нче ноябрьдә бәхетсезлеккә очраган очкыч Татарстанда эшли башлаганчы Болгария авиакомпаниясенә карый һәм шул ук исемне йөртә.

Әмма бу көймә дә, очкыч та, берничек тә Болгар шәһәре белән дә, Бөек Болгар дәүләте белән дә бәйләнмәгән.

Алар бары тик искерә башлаган транспорт чаралары гына булган. Болгар исеме аларнын җисеменә һич кенә дә туры килми. Тирән тарихыбыздагы атаклы төшенчәләрнеменә шулай үз максатларында кулланганнар. Җитмәсә 17 нче ноябрьдә Татартсан исемен йөрткән очкыч һәлакәткә юлыга. Тарихыбыз, халкыбыз, Республикабыз өчен кадерле булган төшенчәләрене, гомумән мәдәни ядькарләрне без кадерләп сакларга тиеш. Бу безнең тарихыбызның никадәр тирән, бөтендөньяга билгеле булуын күрсәтә.

Бик еш кына тарихыбыз символлары конкрет максатларда кулланыла. Безнең милләттәшләр кулы тигән , тарихыбыз белән бәйле бернәрсә дә җимерек булып кала алмый.

Безнең матди гамәлләребездә, рухи яшәешебез дә Болгар цивилизациясенең лаеклы дәвамы булырга тиеш. татарлар һәм аларга кадерле булган һәрнәрсә суда да батмый, утта да янмый. Менә шул максат алдыбызда тора.

Казан янындагы фаҗига безне яшәешебез турында уйланырга, хәвефләрдән сакланыр өчен җай табарга мәҗбүр итә. Бу чаралар барлык халыклар өчен дә бер тигез. Мондый күңелсезлекләрне булдырмау өчен безгә булдыклы һәм оста милләт булуыбызны дәлилләргә туры киләчәк.

Республикабыз өстенә олы кайгы килгән бу көннәрдә татар дөньясы зур сынау кичерә. Бердәм булсак, иншалла без бу авырлыкны җиңеп чыгарбыз.

 Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*