tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшләребез авыр кайгыны уртаклаша
Милләттәшләребез авыр кайгыны уртаклаша

Милләттәшләребез авыр кайгыны уртаклаша

Бар милләтәшләребезне тетрәндергән һава һәлакәтеннән соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына кайгынамәләр килеп тора.

Австралиядән Ирек Гариф менә мондый сүзләр юллаган:

“Барча татарстанлыларның һәм Татарстан Илбашыбызның Рөстәм әфәнде Миңнехановның авыр кайгыларын уртаклашабыз. Авиа фаҗигасендә вафат булганнарның авыр туфраклары җиңел булсын иде. Аллаһы Тәгалә якыннарына күркәм сабырлыклар насыйп итсен иде. Башларыгыз исән-сау булсын.

Үлем килсә, алып китә,

Якты дөньядан аерып.

Калганнарны утка сала,

Kaнатларын каерып…

Австралия “Туран” җәмгыятьчелеге исеменнән Ирек Гариф”.

Төркидән Алтай гаиләсеннән менә шундый хат килде:

Хөрмәтле ана ватаныбыз Илбашы Рөстәм Нургалиевич!

Йөрәгебезнең тирән тойгылары һәм тәнебезнең бөтен күзәнәкләре белән Сезнең һәм Татарстан халкының авыр кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүм булган кадерле улыгызның һәм аның белән бер язмышка дучар булган башка юлчыларның авыр туфраклары җиңел, урыннары җәнәттә, рухлары даим шат булсын.

Мондый авыр чакта нинди сүзләр әйтсәк тә, алар төссез булып кала, юату кәлимәләре белән генә бакыйлыкка күчкәннәрне кире кайтарып булмый. Әммә ләкин тормыш дәвам итә. Шуңа күрә фаҗигада һәлак булганнарның барлык якыннарына һәм гаиләгез белән Сезгә Аллаһе Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрергә җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрсәтмәсен. Сезнең, тормыш иптәшегезнең, киленегезнең, якыннарыгызның һәм барлык Татарстан халкының киләчәге якты булсын.

Сезнең кебек милләтен, динен, халкын, гаиләсен хөрмәт иткән кешегә мондый кара кайгы килергә тиеш түгел иде, фәкать Һәр авырлык Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау. Моның каршындагы сабырлыгыгызга Раббемез хәерле әҗерен бирсен.

Ихтирам белән, Төркиядән “Тукай” мәдәният һәм мәгърифәт үзәге исеменнән Кюршат Алтай һәм Рушания Алтай”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*