tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыр агыла чишмә буенда
Җыр агыла чишмә буенда

Җыр агыла чишмә буенда

Музыка булмаса, кеше тормышы күңелсез һәм төссез булыр иде. Аның жанрлары бик күп. Әмма һәр халыкның үз традицияләре һәм фольклоры бар, ул күп гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырыла. Үзешчән халык коллективлары фольклор традицияләрен саклау өстендә зур эшчәнлек алып бара. Районыбызда яшәп җыр-моңга гашыйк кешеләр һәм коллективлар турындагы проектыбызны дәвам итү нияте белән Татар Димскәе авылының мәдәният йортына юл тоттык. Матур табигать кочагында урнашкан бу авыл талантлы шәхесләргә бик бай.

Бүгенге язмабызмы татар халкының гореф-гадәтләрен тирәнтен өйрәнеп, яраткан тамашачысына тапшыручы «Чишмәкәй» фольклор коллективына багышлыйбыз.

«Чишмәкәй» фольклор коллективы 1972 елда Зәйнуллина Рәисә Миргариф кызы җитәкчелегендә оештырыла. Ул елларда әлеге мөлаем ханым Мәдәният йортында мөдир булып эшли. Эшчәнлеге дәверендә ул үз алдына туган ягының, халкының тарихын өйрәнүгә зур көч куя. Шуңа күрә 1972 елның көзендә Раиса Миргариф кызы авылның һәр йортына кереп әби-бабайлардан калган борынгы йолаларны, җыр-такмакларны язып ала. Мәдәнияткә гашыйк ханым олы апалардан фольклор җыйса, яшь җилкенчәкне аларны мәдәният йортының сәхнәсендә куярга чакыра.

Шул вакыттан башлана да инде Татар Димскәенең мәдәният йортында милли гореф-гадәтләрнең һәм традицияләрнең саклануы һәм үсеше. Алар хәзерге авылда таралган мәдәниятнең нигезе булып тора. Ярты гасыр элек торгызылган «Татар пятачогы» уенын яшьләр бүгенгесе көндә дә яратып уйныйлар.

Чыганак: bugulma-tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*