tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зилә Вәлиева: «Конституция барыбызга да кагыла»
Зилә Вәлиева: «Конституция барыбызга да кагыла»

Зилә Вәлиева: «Конституция барыбызга да кагыла»

1 июльдән соң тормыш ничек үзгәрер? Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча узачак тавыш бирер алдыннан Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белән кеше һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр турында фикер алыштык.

– Зилә Рәхимьяновна, Конституциягә төзәтмәләр кертү – заман таләбеме?

– Хәтерләсәгез, бу эш Россия Президентының Юлламасыннан соң гыйнвар аенда ук башланды. Сәламәтлек саклау, гаиләләргә ярдәм итү, балалар, минималь хезмәт хакы түләү кебек барыбызга да кагылган мәсьәләләр күпчелек халыкның күңеленә хуш килгән иде. Аннары көн кадагында коронавируска бәйле вакыйгалар пәйда булды. Бөтен ил белән әнә шул афәткә каршы көрәшә башладык. Әмма Конституциягә төзәтмәләр кертү безнең бурыч булып калды. Ә бурычларны кайчандыр барыбер үтәргә кирәк. Хәлләр җайлана башлагач, тавыш бирү көне итеп 1 июль билгеләнде. Вакытны күчерү укымаган кешегә укырга, уйламаган кешегә уйларга мөмкинлек бирде.

Тагын бер нәрсә бар: соңгы вакыйгалар безне уйланырга мәҗбүр итте. Беркайчан да башкаларга ярдәм сузмаган кешеләр дә, минем тормыш болай икән әле дип, башкаларны кайгырта башлады. Алайса, байлар – үзләренчә, мохтаҗлар үзләренчә яшәп, соңгы арада җәмгыятьтә аралашу кими башлаган иде. Бергә булсак кына, шушы бәладән чыгу мөмкин, дигән фикерләр бик конкрет әйберләрдә исбатланды. Чөнки чир кешенең акчасына да, нинди йортта яшәгәненә дә карап тормый. Һаваланып китеп, тормышның нигезеннән аерыла башлаган идек. Без НКОлар белән эшлибез. Хатын-кызларны кайгыртучы оешмалар да бар. Үзизоляция чорында тормышы тыныч булмаган гаиләләрдә проблемалар артып, ярдәмгә мохтаҗ булган хатын-кызларга ничек булышырлар, дип борчылган идек. Ни гаҗәп, барысы да, киресенчә килеп чыкты. Хәтта кайбер гаиләләрдә тормыш җайланып та киткән. Бу вакыйгалар аркасында җәмгыятьтә бер-береңә карата игътибар һәм ышаныч артты. Әле менә Ләйлә Ләйлә Фазлыева сөйләгән иде. Әбиләргә ярдәм өләшәләр, ә алар болай ди икән: «Рәхмәт, минем әле запаста карабодай да, башкасы да бар. Күпбалалары гаиләләргә күбрәк кирәк икән, безгә тиешле ярдәмне аларга илтеп бирегез». Кешеләр уйлана башлады. Һәрвакыт уйларга кирәк. Бүген яшибез дә, иртәгә дөнья бетә дигән сүз түгел бит. Конституция мәсьәләсендә шулай. Ул бит иртәгәге тормышыбыз өчен кирәк. 1993 елда кабул ителгән Конституциядән соң күпме вакыт узган. Илдә, тормышта күпме үзгәрешләр булды. Ул чорны хәтерлим. Күбрәк теләк, омтылышлар, хыяллар белән яшәдек. Хәзергеләре исә – чынбарлык тормыштан чыгып әзерләнгән төзәтмәләр.

– Кайсы юнәлешләрне иң мөһиме дип саныйсыз?

– Мин үз эшебездән чыгып әйтәм инде. Бер генә Конституциябездә дә «гражданлык җәмгыяте» дигән төшенчә юк иде. Ә ул нәрсә дигән сүз? Шул ук халык, бүгенге тормыш инде ул. Алга баруның, үсешнең нигезе.

– Шулай да, араларында татар кешесенең күңел кылларын тибрәтердәй бер мәсьәлә дә бар. Рус телен дәүләт хасил итүче халыкның теле буларак билгеләүне аерым бер милләткә өстенлек бирү дип кабул итүчеләр дә юк түгел.

– Анда бит рус милләтенә өстенлек бирү турында бармый. Бәлки, бу тора-тора үзгәрә торган маддәләрнең берсе булыр. Чөнки Россия ул – федерация. Ә федерациядә һәр халык үзен дәүләтне барлыкка китерүче халык дип хис иткәндә генә эшләр яхшы бара. Төрле телләрне, этник төркемнәрне саклау бурычы турыдан-туры дәүләткә йөкләнә.

– Ничек уйлыйсыз, соңгы вакыттагы вакыйгалар аркасында, халык тавыш бирүгә битараф калмасмы?

– Мин социологик сораштыру нәтиҗәләренә нигезләнеп сөйлим. Халыкның мәгълүматы җитәрлек һәм хәбәрдар кешеләр арта бара. Матбугат чаралары, интернет аша фикер алышу дәвам итә. Тавыш бирү өчен тиешле шартлар тудырылган. Иң мөһиме нәрсә? Монда бит депутат та сайламыйбыз, аерым партия өчен дә тавыш бирмибез. Конституция – барыбызга да кагыла, бүтән кануннарның нигезе. Шуңа күрә нәрсәнедер сәбәп итеп, тавыш бирүгә бармый калу үзебездән үзебез чигенү кебек килеп чыга. Бу илдә яшисең икән, мондый вакыйгалардан читтә калып булмый.

– Ни өчен тавыш биргәнебезне беләбезме?

– Конституция ул бит гади генә мәкалә түгел. Белем дә таләп итә, маддәләре дә бер-берсенә бәйләнгән. Аны аңлар өчен белгечләр фикеренә колак салырга кирәк. Әле менә Татарстан Конституциясен кабул иткән вакытларны искә төшерәм. Һәр авылга барып җиткән идек. Өйгә кайтмый эшләдек. Бер команда булып, килешеп эшләдек. Бүген кеше белән аралашу мөһим. Заманалар үзгәрде, төрле акцияләр, лозунглар да кирәктер, әмма безнең халык кешенең күзгә карап, очрашып аралашуны да онытмаган.

– Кануннар начар булмый, ә менә аларның үтәлеше еш кына сорау тудыра. Дәүләт һәм илдә яшәүчеләр бу үзгәрешләргә әзерме?

– Иң мөһиме! Әлбәттә, бүген төзәтмәләр кабул итеп, иртәгә офыклар киңәеп китмәс, бакчада да алмалар көне белән пешми. Конституциягә бит тормышта көн кадагында булган мәсьәләләр кертелә. Әнә шулар канун рәвешен алачак. Иң зур теләгем: Конституциядә язылганнарның кануннарда тагын дә киңрәк чагылыш табуы һәм берсүзсез үтәлүе. “Конституцияне ничек телиләр шулай үзгәртәләр, ул бит берни түгел”, дигән сүзләр булмаслык итеп үтәлүе. Конституцияне үзебез хөрмәт итәргә, аның үтәлүе өчен бер-беребез алдында һәркайсыбыз җаваплы булырга тиеш. Иң зур җаваплылык – әнә шул.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*