enrutat
Баш бит / 2017 / Декабрь (страница 3)

Архив за месяц: Декабрь 2017

Киләсе ел Кукмарада — Айтматов елы

Киләсе 2018 ел районыбызда күренекле кыргыз язучысы,тамырлары белән Кукмарага тоташкан Чыңгыз Айтматов  елы булып игълан ителде, еллыкның программасы төзелде.Анда күптөрле чаралар белән  бергә Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган. 23 декабрьдә районда узачак чараларга Әтнә  татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем  Әсәл”  спектакле белән старт бирелде.. Мәдәният йорты фойесында, язучының, китапханәче Наилә Шакирова тарафыннан куелган китап ...

Дәвам »

Төркиядә Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең мәдәни кыйммәтләре яктыртылган китап дөнья күрде

Быел татар әдәбияты классигы, язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 130 ел тулды. Шул җәһәттән Төркиянең Карс шәһәрендә яшәүче, тумышы белән Арча кызы булган Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова-Четиннең “Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар, башкорт һәм казакъ халыкларының мәдәни кыйммәтләре” дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде.

Дәвам »

Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Быелгы премия лауреатлары: РУСЛАН ВАХИТОВ - театр сәнгатендәге казанышлары һәм Туймазы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен. РӘФИКЪ КАЮМОВ - театр сәнгатендәге казанышлары һәм Яр Чаллы дәүләт Татар драма театры үсешенә зур өлеш керткәне өчен. АЙДАР ҖАББАРОВ - иҗат дебюты - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Агыла да болыт агыла...» (Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин) спектаклен куйганы өчен.

Дәвам »