enrutat
Баш бит / Архив модератора: Модератор Миннуллина (страница 232)

Архив модератора: Модератор Миннуллина

Сембердә Закир Кадыйрины искә алдылар

14-15 сентябрдә Сембер шәһәрендә танылган мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйриның тууына 135 ел тулуга багышланган «Закир Кадыйри һәм Идел-Урал татарларында мәгърифәтчелек» исемле фәнни-гамәли конференция үтте. Бу конференция «Яңа буын мәдәнияты» («Культура нового поколения») Өченче халыкара мәдәния форумның махсус чарасы буларак үтте. Сембергә, конференция эшенә катнашу өчен Казан, Самара, Уфа һәм Сембернең үзеннән илледән артык галим, алар арасында зур фәнни дәрәҗәле ...

Дәвам »

Россия халыклары конгрессы милли стратегияне тормышка ашыру юллары турында фикер алышты

12 сентябрдә Түбән Новгородта үткән «Россия киләчәге» исемле Икенче халыкара бизнес-саммит кысаларында Россия халыклары конгрессы үтте. Темасы: «Россия Федерациясенең милли дәүләт сәясәте стратегиясен тормышка ашыруның федераль һәм региональ модельләре» («Федеральные и региональные модели реализации Стратегии государственной национальной политики Российской Федерации»). Конгресс Түбән Новгородта инде 11 мәртәбә үткәрелә. Оештыручылар әйтүенчә, бүгенге көндә бу чараны «дискуссия мәйданчыгы» дип атап була. Биредә Идел ...

Дәвам »

«Яңарыш» газетасы нәшер ителә башлауга 23 ел тулды

ңарыш»ыбызның өлкә күләмендә тормыштан яңалыклар белән уртаклаша, татар тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, тирәбездәге кешеләр белән таныштыра башлавына да 23 ел вакыт үтеп китте. Шул уңайдан газета каршында эшләп килүче «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелдылар. Утырышның төп темалары итеп “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге директоры Алсу Сәгыйтова газетаның туган көне уңаеннан аның турында фикер алышуны һәм тәкъдимнәрне белдерүне, берләшмә әгъзалары арасында ...

Дәвам »

Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады

Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына кертелә торган үзгәрешләрне хупламавы турында хәбәр ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге закон проектының РФ составындагы республикаларның дәүләт телләренең дәрәҗәсен кискен төшерә дип саный. Р.Вәлиев билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты август башында килгән. ТР ...

Дәвам »

Бәрән авылында кунакта

Удмуртиянең төньякта урнашкан иң ерак төбәкләре — Балезино, Глазов, Юкамен районнарында гомер итүче татарлар, аларның тормышы, традицияләре, милли мәсьәләләре белән даими танышып торабыз, алар белән күрешә алмаган очракта, Интернет, телефон аша бәйләнешкә кереп, яңалыкларны уртаклашабыз. Ә менә ул районнар белән чиктәш Красногорск районы татарлары белән моңа кадәр нишләптер күрешү, танышу насыйп итмәгән иде. Ниһаять, Красногорск районында күпләп татарлар яшәгән бердәнбер Бәрән ...

Дәвам »

Җаекта татар гаилә фотоальбомнарыннан җыелган күргәзмә ачылды

Җаекның Татар мәдәнияте үзәгендә 12 сентябрдә «Җаек татарлары» (гаилә фотоальбомнарыннан) дигән фотокүргәзмә ачылды. Күргәзмә яңа бәйрәмгә туры китерелеп оештырылды. 14 сентябрдә Җаекта Гаилә көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде. Күргәзмәгә Татар мәдәнияте үзәге активистларының гаилә фотоальбомнарыннан тупланган рәсемнәр куелды. Стендларда өч гасыр дәверне үз эченә алган экспонатлар урын алган. Биредә XIX гасыр фоторәсемнәре дә, бүгенге заманныкы да бар. Стендларда гаиләара бәйләнешләрне ...

Дәвам »

Башта Казан универсиадасына, соңыннан Татарстан Республикасы көненә багышлап…

Бишкектагы кыргыз-татар дуслык һәм хезмәттәшлек җәмгыяте июль аенда Казанда үткән 27 җәйге  Универсиадага багышлап Памир тау системасындагы иң биекләрнең берсе булып саналган (биеклеге 7000 метрдан артык) Ленин тау башына менү оештырды. Баштарак бу альпинистик чара Казан универсиадасы көннәрендә үтәр дип ниятләнгән иде. Тик тау тирәсендә һава шартлары катлаулы булганга күрә менүне кичектереп торырга туры килде. Һәм ул август ахырында үтте. ...

Дәвам »

Каенлы авылында мәчетнең 100 еллыгы билгеләп үтелде

Түбән Кама районының Каенлы халкы авыл мәчетен бер гасыр саклый алуы белән горурлана. Революция шаукымында да, аннан совет режимы чорында да җимерелүенә юл куймадылар. Сугыш елларында бина ашлык салу амбарына әйләндерелгәч тә, кайчан да булса мәчеттән азан яңгыраячагына ышанып яшәделәр. Ниһаять, бер-бер артлы янә мәчетләребез калкып чыга башлаган 90-нчы елларда, колхоз рәисе Габделбәр Әхмәтшин башлангычы белән Каенлы мәчете өр-яңадан төзекләндерелә ...

Дәвам »

Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Магнитогорски каласыннан ике милләтәшебез: фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Харис улы Әхмәтҗанов һәм «Татар рухы» газетасының баш редакторы Равил Гатаулла улы Хөснетдинов булып киттеләр. Биредә алар БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белән күрештеләр. Максатлары: алынган зур эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан да теләктәшлек табу. Быел май аенда Магнитогорскида Татарстанның Мәрҗани исемендәге Тарих институты үзенең ...

Дәвам »