tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 148)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

ВИДЕО: Имтиханнарны 399 баллга тапшырган татар егете Рамил Баһавиев кайсы уку йортын сайлаган?

"Дөнья" студиясенә кунакка Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиевны соңгы яңалыгы, уй-фикерләре хакында белү өчен чакырдык. Үзенең шундый югары нәтиҗәгә ирешүен ул ничек кабул иткән, әти-әнисе нәрсә әйткән? Шундый популяр егетнең кызлар тенкәсенә тимиме?

Дәвам »

ВИДЕО: “Милли уеннар – тәрбия нигезе”. Онытыла башлаган уеннарыбызны ничек кире кайтарырга?

"Конгресс мөнбәре" тапшыруы кунагы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бу юнәлештә эшләүче Балтач районы тәҗрибәсе хакында сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: Латвия татарлары да туган телгә тартыла

Балтыйк буендагы милләттәшләр ничек яшәп яталар? Латвиядә туып үскән компьютер белгече, Ригадагы “Идел” оешмасы рәисе  Ринат Ахунов туган телгә ничек өйрәнгән? Ә хәзерге балалар  авылдагы эби-бабаларына кунакка кайтып,  татарча өйрәнә аламы? Ринат Ахунов белән  журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.

Дәвам »

ВИДЕО: Арча районының Өчиле авылында туып үскән гап-гади татар баласына чит илдә адвокат һөнәрен үзләштерү җиңелме?

"Очрашу урыны-Казан" тапшыруында кунакта -Төркиянең Анталия шәһәрендә инде 11 ел гомер итүче Фәнис Зыялы. Ул үз язмышы, Төркиядәге татарлар тормышы хакында сөйли. Үзе язган шигырьләрне укый.

Дәвам »

ВИДЕО: Зөлфия Шакирова бертөрлелектән тиз туя, Җәвит Шакиров хатыны әйбер алырга теләгәндә каршы килми. Җырчы гаилә тагын нинди серләрен ача?

"Дөнья" студиясендә кунакта Татарстанның халык артистлары, үрнәк пар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар. Һәрвакыттагыча алар сорауларга кызыклы җавап бирә, тормыш мәшәкатләрен ничек чишүләре хакында яшерми сөйлиләр. Тапшыру ике бүлектән тора. Бу видеоязмада 1 нче өлешен тәкъдим итәбез.

Дәвам »

ВИДЕО: Балалар шагыйре Абдулла Алишның башы да Җәлил-Кормашлар башы белән бергә киселгәнен онытмаска иде

“Юаннар көзгесе” видеошәлкемендә газета-журналларда басылган иң актуаль һәм үткен, кайвакыт бәхәсле язмалар турында журналист Римзил Вәлиев сөйли

Дәвам »

ВИДЕО: Без-татар балалары! Алманиядә яшәүче Маратка туган телен өйрәнергә Ш. Галиев шигырьләре ярдәм итә

6 яшьлек малай җәен “Tatar Camp for kids in Spain” исемле лагерьда уздыра. Ул Алманиядә 2016 елдан эшлəп килə, “Бельгия татарлары” җəмгыяте тарафыннан оештырыла. Анда да балалар татар телен үзләштерә.

Дәвам »

ВИДЕО: Төмән шәһәрендә узган Сабан туе бәйрәменнән репортаж

Төмән шәһәре үзенең 433 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге датаны татарның милли бәйрәме Сабан туе белән бергә уздырдылар. Ул ничек узды? Әлеге видеода Төмән өлкәсендәге милләттәшләребез төшереп җибәргән кадрлар. Рәхим итеп карагыз.

Дәвам »