tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары (страница 149)

Рубрика: «Дөнья» студиясе тапшырулары

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! Әлмәт районында иҗат итүче “Мирас” ансамбле, Корбан гаете белән котлап, мөнәҗәт әйтә

“Мирас” ансамбле Әлмәт районының Габдрахман авылында 2014 нче елда оеша. Коллективның җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәүдәт Ихтисамов.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! “Мирас” татар җыры ансамбленнән бәйрәм сәламе

“Мирас” ансамбле 2013 нче елда Мәскәүдә Татар мәдәни үзәге каршында оештырылды. Бүген ул милли бәйрәмнәребездә, төрле фестивальләрдә чыгыш ясый. Татар моңы, татар җыры белән таныштыра.

Дәвам »

ВИДЕО: Татарлар элемтәдә! Сургутта иҗат итүче “Сандугач” ансамбле милләттәшләребезгә күтәренке кәеф тели

Ансамбльнең җитәкчесе -Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Җиһаншина. Хореограф – Анжелика Әхмәтҗанова. Коллектив төрле чараларда чыгыш ясый, бәйрәмнәрдә катнаша. Халкыбызның җырларын башкарып, Сургуттагы милләттәшләребезнең күңелен күрә.

Дәвам »

ВИДЕО: Имтиханнарны 399 баллга тапшырган татар егете Рамил Баһавиев кайсы уку йортын сайлаган?

"Дөнья" студиясенә кунакка Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче номерлы татар гимназиясен тәмамлаган Рамил Баһавиевны соңгы яңалыгы, уй-фикерләре хакында белү өчен чакырдык. Үзенең шундый югары нәтиҗәгә ирешүен ул ничек кабул иткән, әти-әнисе нәрсә әйткән? Шундый популяр егетнең кызлар тенкәсенә тимиме?

Дәвам »

ВИДЕО: “Милли уеннар – тәрбия нигезе”. Онытыла башлаган уеннарыбызны ничек кире кайтарырга?

"Конгресс мөнбәре" тапшыруы кунагы, "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бу юнәлештә эшләүче Балтач районы тәҗрибәсе хакында сөйли.

Дәвам »

ВИДЕО: Латвия татарлары да туган телгә тартыла

Балтыйк буендагы милләттәшләр ничек яшәп яталар? Латвиядә туып үскән компьютер белгече, Ригадагы “Идел” оешмасы рәисе  Ринат Ахунов туган телгә ничек өйрәнгән? Ә хәзерге балалар  авылдагы эби-бабаларына кунакка кайтып,  татарча өйрәнә аламы? Ринат Ахунов белән  журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.

Дәвам »

ВИДЕО: Арча районының Өчиле авылында туып үскән гап-гади татар баласына чит илдә адвокат һөнәрен үзләштерү җиңелме?

"Очрашу урыны-Казан" тапшыруында кунакта -Төркиянең Анталия шәһәрендә инде 11 ел гомер итүче Фәнис Зыялы. Ул үз язмышы, Төркиядәге татарлар тормышы хакында сөйли. Үзе язган шигырьләрне укый.

Дәвам »

ВИДЕО: Зөлфия Шакирова бертөрлелектән тиз туя, Җәвит Шакиров хатыны әйбер алырга теләгәндә каршы килми. Җырчы гаилә тагын нинди серләрен ача?

"Дөнья" студиясендә кунакта Татарстанның халык артистлары, үрнәк пар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар. Һәрвакыттагыча алар сорауларга кызыклы җавап бирә, тормыш мәшәкатләрен ничек чишүләре хакында яшерми сөйлиләр. Тапшыру ике бүлектән тора. Бу видеоязмада 1 нче өлешен тәкъдим итәбез.

Дәвам »