Бүген Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышында делегатлар арасыннан иң лаеклыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Мәгариф өлкәсендәге тырышлыклары өчен “Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исемнәрен Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Белешмә: Казанда 15-17 апрель көннәрендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены узды. Татарстан Республикасында, шулай ук чит илләрдә, Россия төбәкләрендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе.
Быел җыенга 800дән артык катнашучы килде. Алар арасында Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының мәгариф оешмаларыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәгариф бүлекләре методистлары, шулай ук мөселман дини уку йортлары укытучылары бар иде.
Җыен Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды.