Казанда “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья “Туган тел” җыенының пленар утырышында ясаган чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров татар теле укытучылары җыенының максатлары, бурычлары белән таныштырып китте, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады.
“Бүгенге көндә татар теле мөгаллимнәре өстендә торган җаваплылык бик зур. Сез – милләтне үстерүчеләр, татар халкының әйдәп баручы көче. Татар теле укытучылары – алар милләт сакчылары”, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Данис Шакиров татар теле укытучыларын, милләт сагында торучы җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. “Фәннәрне татар телендә укыту урынына татар мәктәпләрендә аларны милли мохит белән алмаштыру бара, милли мәгарифне татар теле укыту белән генә тәңгәлләштерү күзәтелә. 2-3 сәгать татар теле укыту уку йортын татар мәктәбе итә алмый”, – диде ул.
Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе милли мәгарифне үстерүдә бергәләшеп, киңәшеп эшләүнең кирәклеген ассызыклады. Бөтендөнья “Туган тел” җыены шушы максатны күздә тотып оештырылуын билгеләп үтте.