Бөтендөнья «Туган тел» җыены делегатлары Казан шәһәре Вахитов районының Каюм Насыйри исемендәге 80нче татар-рус мәктәбендә булды.
Кунакларны Вахитов-Идел буе районнары мәгариф бүлеге вәкилләре Лилия Аббязова, Ләйлә Самойлова һәм мәктәп директоры Роберт Мансуров каршы алды.
Иң элек делегатлар Каюм Насыйрига багышланган интерактив музей белән таныштылар, китапханәне, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мемориалны карадылар. Алга таба алар татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен карадылар, остаханәләрдә булдылар.
Дискуссия мәйданчыгының эше «Милли тәрбия бирүнең үзенчәлекләре» темасына фәнни-методик семинар белән дәвам итте. Анда К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәп директоры Роберт Мансуров, К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Раилә Рәхматуллина, К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Минзилә Хәбибрахманова, 116нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнарының туган (татар) теле укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Зилә Габдинова, К.Насыйри исемендәге 80нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Галия Мәҗитова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева чыгыш ясадылар.

