tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдыру тәкъдимен хуплады
Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдыру тәкъдимен хуплады

Татарстан Президенты Казанның сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләре булдыру тәкъдимен хуплады

16 ноябрь көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан эшкуарлары белән очрашты. Әлеге чарада эшмәкәрләрдән тыш, хакимият вәкилләре, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Очрашуда Covid-19 пандемиясеннән зыян күрүчеләргә ярдәм ихтыяҗы булу-булмау турында фикер алышудан тыш, күпләгән башка мәсьәләләр дә кузгатылды. Шуларның берсе – Казанның сәүдә үзәкләрендә мөселманнар өчен өстәмә гыйбадәт бүлмәләре булдыру. Әлеге иницатива белән очрашуда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов чыкты. Ул Ассоциациянең мондый намаз уку бүлмәләрен «Сувар Плаза» һәм «Караван» сәүдә үзәкләрендә оештыру тәҗрибәсе барлыгын әйтте һәм мондый башлангыч Halal LifeStyle үсешенең мөһим өлеше булып торуын ассызыклады. Моннан тыш, Айдар Шаһимәрданов РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе гыйбадәт бүлмәләрендә ремонт ясау, аренда һәм коммуналь түләүләрне үз өстенә алыр, дип белдерде.

Әлеге тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов хуплап чыкты һәм очрашу барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга гыйбадәт кылу урыннары кирәк булган объектлар исемлеген төзү бурычын куйды.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*