tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры “Полиционер” спектакле премьерасына чакыра
Тинчурин театры “Полиционер” спектакле премьерасына чакыра

Тинчурин театры “Полиционер” спектакле премьерасына чакыра

19 һәм 20 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Полиционер” музыкаль комедиясенең премьерасы көтелә. «Полиционер» спектаклендәге вакыйгалар милициядән полициягә күчеш чорында бара. Исеме җисеменә туры килмәгән Идеал атлы участок милиционеры, переаттестация үтеп, полиция хезмәткәре буласы килә. Ләкин ул хокук саклау органнарында озак еллар эшләсә дә (лаеклы ялга бары бер ел гына калган!), отделда иң начар күрсәткечләр биргән участок милиционеры санала. Аның бер протоколы, бер ачылган җинаяте юк. Бер эше дә судка барып җитмәгән. Ә озакламый переаттестация! Әгәр дә тиз арада күрсәткечләрен яхшыртмаса, Идеалның бар хыялы челпәрәмә киләчәк… Әмма “йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – ди бит, халык. Җәмгыятьтәге кайбер күренешләрне фаш иткән әлеге музыкаль комедиядә төп геройга авылдашлары, хезмәттәшләре һәм, билгеле инде, әти-әнисе ярдәмгә килә. Комедиянең авторы — Илгиз Зәйниев, режиссёры — Туфан Имамутдинов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*