tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУның фәнни түгәрәкләре арасында татар теле түгәрәге иң яхшысы дип табылган
КФУның фәнни түгәрәкләре арасында татар теле түгәрәге иң яхшысы дип табылган

КФУның фәнни түгәрәкләре арасында татар теле түгәрәге иң яхшысы дип табылган

КФУда «Иң яхшы студентлар фәнни түгәрәге — 2020» конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге «Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ»га түгәрәкнең җитәкчесе, КФУ доценты Гөлфия Һадиева сөйләде.

«Бәйгедә барлыгы егермедән артык фәнни түгәрәк катнашты. КФУның төрле институтлары көч сынашты, алар арасында юридик факультеты, Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты, Алабуга институты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты бар иде», — диде ул.

Гөлфия Һадиева сүзләренчә, «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» фәнни түгәрәге 2010 елда татар теле кафедрасы базасында оештырыла. Түгәрәк студентларда фәнни-тикшеренү компетенциясен үстерү, аларны мөстәкыйль фәнни эшчәнлек нигезләре белән таныштыру, телче галимнәр белән очрашу максатыннан уза, ул ана телендә алып барыла.

«Түгәрәкнең чаралары татар теленең төрле тармакларына карата үткәрелә. Аның эшчәнлеге университет стеналары белән генә чикләнми. Студентлар шулай ук Казан шәһәренең 27 нче гимназия укучылары белән дә эшлиләр. Аерым хөрмәт булып төрле регионнардан һәм илләрдән килгән магистрлар, аспирантлар, галимнәр һәм мөгаллимнәрнең түгәрәк чараларында катнашуы тора», — ди ул.

Гөлфия Һадиева фәнни түгәрәкнең үсеш кичерүен, яңа юнәлешләрдә эшләвен, милли мирасны баетуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Фәнни түгәрәктә катнашучылар Бөтенроссия, Халыкара, Төбәкара, Республика фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар булып тора. Быел исә конкурста ирешкән уңышлар, яулаган үрләр барыбызда горурлык хисе уятты», — диде түгәрәк җитәкчесе.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*