tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Равил Харисовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Равил Харисовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Равил Харисовның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген Татарстанның халык артисты, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты, Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисов вафат. Мәрхүмгә 72 яшь иде.

Җырчы 30 елдан артык төрле сәхнәләрдә тамашачыларын сөендереп иҗат итте. Аның репертуарында рус, татар, итальян, испан, француз, инглиз, португал телләрендә 500дән артык  җыры бар иде. Ул искиткеч тавыш белән аерылып торды. Равил Харисов Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган сәфәрләрдә дә бик теләп катнашты,  милләттәшләребез аның башкаруындагы җырларны бик җылы кабул итәләр иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Равил Харисов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*