tatruen
Баш бит / Татар авыллары / Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк

Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган.

1922 елда укытучыларның берсе – Зәкия апа Насыйрова Йосыф Харисов дигән кешенең өендә яңа программа буенча 1 – 2 сыйныф балаларын укыта башлый. Ә беренче совет мәктәбе биредә 1923 елда ачыла. Муллабыз Миргасыйм хәзрәт Гайнуллин, үз вазифасыннан ваз кичеп, мәдрәсәне мәктәпкә әйләндерә. Шулай итеп, Галидә авыл балаларын, яшьләрне яңача укыту чоры башлана.

Авылның берничә яшь егете һәм кызы – Дөрлеҗинан Ихсанова, Гариф Муратов, Гыйзвафа Сафиуллина һәм башкалар Богырысланга җибәрелеп, анда кыскартылган курсларда укып кайталар һәм җиң сызганып укыту эшенә керешәләр.

Шулай 1927 – 1928 елларда 17 бала башлангыч белем алып, имтиханнарны уңышлы тапшырып чыга. Алар арасында Хәлимулла Насыйров, Бари Маннанов, Мөнәвәрә Шәйдуллина, София Кабаева, Назыйм Салихов һәм башкалар була.

Ә 1930 – 1931 уку елыннан башлап мәктәп ШКМ (школа колхозной молодежи) исемен йөртә башлый. Аны Шамил Йосыпов оештыра. 1934 – 35 еллардан мәктәп яңача, НСМ (неполная средняя школа) дип атала. Аннары ул җидееллык, Бөек Ватан сугышыннан соң – сигезьеллык, урта, унберьеллык мәктәп тә була. Биредә укучылар, сыйныфлар һәм укытучылар саны елдан-ел арта. Тора-бара пионер һәм комсомол оешмалары да барлыкка килә. Ә София Кабаева Гали авылының беренче пионеры була.

– Комсомоллар һәм яшьләр төнлә колхоз байлыгын кулак­лардан сакладылар. Чөнки бу чорда, колхозларны бөлдерү өчен, алар яшерен рәвештә колхоз атлары азыгына агу сибәләр иде. Шулай ук без, пионерлар, комсомоллар, укучылар, халыкның наданлыгын бетерү төркемнәрендә эшләп, бик күп ир һәм хатын-кызны укырга өйрәттек. Мәсәлән, мин Гөллүм абый Риязов өендә авылның активисткасы Бәдерлехәят апа Латыйпова-Харисова җитәкчелегендәге хатыннар төркемен укырга һәм язарга өйрәттем, – дип язган үзенең истәлекләрендә София апа.

Ул вакытта авыл клубында бердәнбер радиоалгыч булган. Кичләрен халык җыелып Мәскәү яңалыкларын тыңлаган, докладлар укылган, җыр, шигырь уку чаралары оештырылган.

Укытучы Гыйзвафа Йосыпова мәктәптә кул эшләре түгәрәген алып барган. Анда кызлар тегү һәм чигү серләренә өйрәнгәннәр. Ә 1933 елда колхозчы Хәбибулла абый Алтынбаев җитәкчелегендә малайлар өчен дә хезмәт дәресләре үткәрелә башлаган. Шулай ук Сәгыйть Садриев оештырган мәктәп һөнәрханәсен, Сәгыйдә Риязова үстергән бакчаны ул елларда мәктәптә укыган кешеләр әле дә сагынып сөйлиләр.

Сугыш алдыннан авыл тормышы көйләнгән була инде. Әмма сугыш тагын көнкүреш шартларын ничәмә-ничә елларга артка чигәрә.

1950 – 1980 елларда Гали авылы колхозы тагын да ныгый, төзекләнә төшә. Ул вакытта колхоз рәисе булып бик тә тырыш һәм уңган җитәкче – Фатыйх абый Тарзеев эшли. Нәкъ ул колхозны баетып, үстереп җибәрә дә инде.

Шул елларда күрше Чулпан авылы башында зур гына җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы булган. Атаклы бу бакчаны Чулпан авылы халкы әле дә сагынып искә ала. 1954 – 55нче елларда Бәкер абый Исхаков шушы бакчадан мул уңыш алганы өчен хәтта Мәскәүгә Халык хуҗалыгы уңышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) дә чакырыла.

1964 – 1986 елларда колхозны Сәйфулла абый Сафиуллин җитәкләгән, бу вакытта авылда бик күп эш урыннары барлыкка килә: тавык фермасы, атлар һәм тояклы эре терлекләр өчен сарайлар төзелгән, кашык ясау остаханәсе, тегү цехы ачылган. Яз җитсә, тракторлар, машиналар паркы гөрләп торган. Ә җәй айларында хатын-кызлар кырда чөгендер утаганнар. Мәктәп укучылары да колхоз эшләреннән читтә калмаган, әлбәттә. Безнең авылдашларыбыз ясаган кашыклар Советлар Союзының төрле почмакларына таралган, хәтта Германиягә кадәр дә барып җиткән.

Шулай авылыбызның уң­ган-булган халкы тырышып эшләгән дә, күңел дә ачкан, гаилә дә корган, балалар да үстергән. Галинең бай тарихы горурланырлык түгелмени?! Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит. Шуңа күрә без авылыбыз тарихын белергә һәм аны хөрмәт итәргә тиеш, дип саныйм мин.

Алсу СӘЛИМОВА,
Гали авылы, Похвистнево районы.

Рәсемдә: Гали авылының 7 еллык мәктәбе укытучылары коллективы (1950 еллар).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*