tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кировта авыл халкы бердәмлеге сокландыра: Авыл бәйрәменең матурлыгы искиткеч булды
Кировта авыл халкы бердәмлеге сокландыра: Авыл бәйрәменең матурлыгы искиткеч булды

Кировта авыл халкы бердәмлеге сокландыра: Авыл бәйрәменең матурлыгы искиткеч булды

Бәйрәм кәефе авылга кергән вакытта ук сизелә иде: кировлылар авыл көнен бәйрәм итәргә җыелды. Авылның урамнары бик киң, йортлары мәһабәт, халкы ачык йөзле. Бәйрәмдә бик күп еллар күрешмәгән авылдашлар, замандаш һәм чордашлар да очрашты.

Бәйрәм кәефе авылга кергән вакытта ук сизелә иде: кировлылар авыл бәйрәмен бәйрәм итәргә җыелды. Авылның урамнары бик киң, йортлары мәһабәт, халкы ачык йөзле. Бәйрәмдә бик күп еллар күрешмәгән авылдашлар, замандаш һәм чордашлар да очрашты. Яшьләр дә ифрат актив икән биредә.

Август аеның соклангыч нурлы кичендә авылның һәр урамы ныклы әзерлек белән бәйрәмгә килде. Тирә-яктан дәртле җыр-моңнар агылды. Соңгы вакытта Киров урамнары күзгә күренеп ямьләнә, күркәмләнә, чөнки биредә төзекләндерү җәһәтеннән бихисап эшләр дә гамәлдә. Авыл халкы йорт-кураларын карап, пөхтәлектә тота.

Бәйрәмне авыл халкы бергәләп оештырган. Төп инициатры — районыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе булган күпбалалы Сабитовлар. Авылдашлар бәйрәм ясау идеясен күтәреп алганнар. Әлеге изге һәм нурлы максат — якташлар очрашуын күпләр хуплаганнар. Иң күңелгә ятышлысы, өлкән, мөхтәрәм авылашларын кировлылар мул табынлы өстәлләр артына утыртты. Аларга иксез-чиксез ихтирам йөзеннән — әбиләргә яулыклар, бабайларга — берәр тартма чәй бүләк иттеләр.

Өлкән яшьтәге апа-абыйлар мондый игътибарга, бәйрәм үткәрүгә шатлык хисләрен, куаныч тойгыларын яшермәделәр. Һәркайсы рәхмәт белдерде.
Бәйрәм хакындагы фикерләре, ихлас теләкләре белән районыбызның легендар шәхесе, Ленин ордены кавалеры Дөлфирә апа Каһирова да уртаклашты. Мөхтәрәм райондашыбызга әлеге зур бәйрәм чарасы бик ошаган, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте, изгеләрдән-изге теләкләрен җиткерде.

Өздереп уйнаган гармун моңнары өлкәннәрне яшьлекләренә, яшьләрне бала чакларына алып кайтты. Урамнарда уйнап үскән бала чакларыбызны, капка төпләрендә кич утыруларны кайсыларыбыз гына сагынмый икән?! Туган төяккә, урамга, туган җиргә мәхәббәт, сагыну, юксыну кайдан килә икән?! Ул кендек каның тамган нигездән башлана.


Бәйрәм чарасы җыр-моң, уен-көлке белән дәвам итте.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*