tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Калтасы районыннан кунаклар булды
Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Калтасы районыннан кунаклар булды

Бөтендөнья татар конгрессында Башкортстанның Калтасы районыннан кунаклар булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессына Башкортстанның Калтасы районы имам-мөхтәсибе Фәнил Багманов җитәкчелегендә делегация килде. Алар инде бүген Казаныбызның истәлекле урыннарында, “Кол Шәриф” мәчетендә булдылар.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин сәламләде. Ул делегатларга Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, проектлары һәм чаралары турында сөйләде. Шулай ук истәлекле бүләкләр, китаплар тапшырды.

Делегациянең җитәкчесе Фәнил Багманов Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә җылы кабул итү һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*