tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 14 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында “Питрау-2018” җыены үтәчәк
14 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында “Питрау-2018” җыены үтәчәк

14 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында “Питрау-2018” җыены үтәчәк

14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында “Питрау җыены” фестивале үтәчәк.Бәйрәмдә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 35 керәшен фольклоры коллективлары,  60 меңнән артык кунак катнашуы көтелә. Быел Җөри авылында Питрау бәйрәме 19 нчы тапкыр зурлап уздырыла.

“Питрау-2018” программасы:

17.00. Ат чабышы 

17.30. Кунакларның мәйданчыклар белән танышуы.

“Димче почмагы”, “Кряшен авылы”, “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгы, “Питрау” музее, “Әкият” балалар мәйданчыгы;

18.00. Тантаналы ачылыш 

 – “Питрау” әдәби-музыкаль композициясе. Котлаулар, бүләкләүләр.

19.00. Барлык мәйданчыкларның эшли башлавы 

– Үзәк мәйданда халык уеннары. Көрәш.

Керәшен авылында”; “Кубызчы Макар алачыгы”; “Питрау түгәрәк уены” фольклор фестивале Гала-концерты; Питрау учагы. 

– “Кряшен чибяре” конкурсы мәйданчыгында – матурлык конкурсы. 
 

Мәйданчыклар:

– “Питрау” музее;
– Су өстендә уеннар;
– “Димче Гөрпи почмагы”;
– “Җир-ана байлыклары”;
– “Тәпи” чишмәсе җыры” ;
– “Керәшен сые”. 

20.00. “Питрау” яшьләр дискотекасы,
01.00. Питрау фейерверкы.

– Көрәшнең тәмамлануы. Учак аркылы парлап сикерү.

02.00. – Яшьләр дискотекасының тәмамлануы.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*