tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2019 елда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак
2019 елда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак

2019 елда Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән. Шуның кадәрле мөселман Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хадж” аша Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарда гыйбадәт кылып кайта алачак. 2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде. Россиянең гомуми квотасы да узган ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калды һәм 20 500 урынны тәшкил итте.

2019 елда хаҗ сезонында нинди яңалыклар көтелә соң? Үзгәрешләр виза алу тәртипләренә кагылачак – узган ел Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән Электрон Виза системасы камилләштереләчәк һәм Россия хаҗилары өчен аларны рәсмиләштерүне җиңеләйтеләчәк.

Моннан тыш, 2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе дә үзгәрде – ул валюталар һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле рәвештә уртача 5-7% ка артты. Гомумән алганда, хаҗга юлламаның бәясе яшәү, самолет һәм автобуслардагы рейслар, азык-төлек бәясе һәм хезмәт күрсәтү бәясе исәбеннән формалаша. Шунысы куанычлы, “ДУМ РТ Хаҗ” программалары буенча хаҗ кылучы Татарстан мөселманнарының шактый өлеше юлламаларны узган сезонның бәясе буенча сатып алып өлгергән инде – нәзарәтнең хаҗ операторы бәяләрне 2019 елның гыйнварына кадәр үзгәртмичә тотты.

Бүгенге көнгә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квотаның гомуми саныннан якынча 80-85% сатылып беткән. Гадәттә һәр ел саен квота изге Рамазан ае башланганчы үзләштерелеп бетә, быел да “ДУМ РТ Хаҗ” операторы хаҗ кылучыларның исемлеген вакытында туплар, дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 2019 елда Татарстанда узган еллар белән чагыштырганда хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә. Гаризалар кабул итү дәвам итә – хаҗ кылырга ниятләүчеләр 8-800-555-92-10 телефоны буенча “ДУМ РТ Хаҗ” белгечләре белән элемтәгә кереп килешү төзи ала.

Шунысы мөһим: Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәтенә Татарстан өчен бүлеп бирелгән квота тулысы белән бердән-бер хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан үзләштерелә. Ул Россиянең Хаҗ миссиясендә аккредитация узган һәм Бердәм федераль туроператорлар реестрына РТО 018911 номеры белән теркәлгән. “ДУМ РТ Хаҗ” хаҗ һәм гомрә сәфәрләрен оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм Исламның бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбенә туры китереп дөрес башкарылуын гарантияли.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Хаҗ-операторы мөселманнарның төрле финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, хаҗ кылу буенча берничә программа, шулай ук профессиональ дәрәҗәдәге транспорт, юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне тәкъдим итә. Хаҗ сәфәрләрен оештырганда “ДУМ РТ Хаҗ” өчен иң беренче нәүбәттә хаҗиларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре аеруча мөһим. Моның өчен хаҗилар төркемнәренең җитәкчеләре ел саен квалификацияләрен күтәрәләр, алар шәригать белемнәренә ия, гарәп, татар һәм рус телләрендә сөйләшә һәм хаҗ кылу тәҗрибәсенә ия; медицина хезмәте күрсәтелә – хаҗилар сәфәрдә чакта янәшәләрендә төрле һөнәр табиблары (травматологлар, кардиологлар, терапевтлар, инфекционистлар һәм хәтта гинекологлар) була, Татарстан хаҗилары өчен махсус оештырылган тәүлек буе медицина пункты эшли, ул кирәкле җиһазлар һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Юлламаның бәясенә туклану, яшәү, трансферлар һәм юл чыгымнары кертелгән. “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә башкарылуын мөселманнар тарафыннан кабат мөрәҗәгать итүләр күрсәтә – ел саен аларның саны гомуми квотаның 20-30% тәшкил итә. Алар өчен Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгында 2000 риал күләмендә (якынча 535$) кабат хаҗ кылырга өстәмә пошлина каралган.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла:
– 13 апрельдән 26 апрельгә кадәр гомрә;
– Рамазан аеның беренче 15 көнендә гомрә;
– Рамазан ае дәвамында гомрә;
– Рамазан аеның соңгы 10 көнендә гомрә.
Гомрә программасына самолет маршруты, Мәккәдә 4* кунакханәдә һәм Мәдинәдә 4* кунакханәдә яшәү, Согуд Гарәбстаны буенча трансфер, хаҗилар комплекты – әдәбият, юл сумкасы, бейдж, документларны һәм гомрә кылу өчен махсус визаны рәсмиләштерү, Мәккә һәм Мәдинә буенча эксклюзив экскурсияләр, Казанда гомрә йолаларына өйрәтү керә. Мөселманнарны күп тапкырлар хаҗга йөргән җитәкче озата бара, ул барлык йолаларны дөрес башкаруны тәэмин итәчәк һәм хаҗи белән бергә сәфәр дәвамында булачак. Моннан тыш, мөселманнарга 5 литр Зәм-зәм суы бүләк ителәчәк. Очышлар Казан, Мәскәү, Уфа һәм РФнең башка шәһәрләреннән оештырыла.

2018 елда “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының программалары буенча 1800 татарстанлы хаҗ кылды. Сәфәрдә аларны 30дан артык квалификацияле имам-төркем җитәкчесе һәм төрле белгечлек буенча 20 табиб озатып йөрде. Мина үзәнендә медицина җиһазлары һәм кирәкле медикаментлар белән җиһазландырылган үз “хастаханә” палаткасы урнаштырылган иде.

“ДУМ РТ Хаҗ” Россиядә хәнәфи мәзһәбе нигезендә мөселманнарны хаҗга әзерләүче бердәнбер оператор булып тора. Хаҗилар шәригать кануннары нигезендә тиешле гыйбадәтләрен дөрес башкарсын өчен төркем җитәкчеләре зур аңлату эшләре алып бара.

dumrt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*