tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 30 елдан соң пьеса Питрәчтә үз сәхнәсен тапты
30 елдан соң пьеса Питрәчтә үз сәхнәсен тапты

30 елдан соң пьеса Питрәчтә үз сәхнәсен тапты

Атна буе район мәдәният йорты сәхнәсендә район коллективлары тарафыннан бушлай спектакльләр күрсәтелде. “Театр атналыгы-2020” күптән көтелгән премьера белән тәмамланды.

“Балкыш” халык театры башкаруында “Казан егетләре” спектакле премьерасы театр марафонының кульминациясе булды. Залдагы тамашачылар һәм  онлайн трансляция буенча спектакльне 8 меңнән артык кеше карады.

Премьерага район башлыгы Илһам Кашапов та килде. Сүз уңаеннан, ул атна дәвамында берничә спектакль карады.

– Минемчә, бу бик уңышлы проект. Пандемия чорында питрәчлеләр театрны сагынып өлгерде. Моны  тамашачыларның карашыннан да аңларга була. Бу спектакльләрне барлык авыл җирлекләре тамашачылары күрергә тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Питрәч артистлары башкаруындагы спектакльне карарга күренекле якташларыбыз, ТР мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм башкалар да килгән иде. Барысы да актерларның талантлы уенын һәм пьесаны уңышлы сайлауларын билгеләп үттеләр.

Пьесаның авторы Мансур Гыйләҗев та премьерада булды.

– Пьеса 30 ел элек язылган иде. Ул монда  Питрәчтә дә үз сәхнәсен тапты –  дип ассызыклады спектакльне караганнан соң автор.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә бер атна дәвамында чыгыш ясаган театр коллективларының барлык җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды. Шул исәптән “Балкыш” халык театры режиссеры Фәнил Мисаловка.

Якташыбыз – Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны, Татарстанның халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваны, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримовны “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе белән бүләкләделәр.

pestrecy-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*