tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр
Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр

Марат Әхмәтовка 20 ел элек Хәсән Туфан музей-йортына биргән бүләген күрсәттеләр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә булды. Аңа Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан музей-йортына 20 ел элек үзе биргән бүләген күрсәттеләр.

Мөдир музей эчендә экскурсия үткәргәндә, почмактагы телевизор һәм видеоплеерга ишарәләде. Аны Марат Әхмәтов 20 ел элек, Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулган елны, музей ачылышына бүләк итеп тапшырган булган.

Марат Әхмәтов бу бүләкне күрсәткәч: «Димәк, телевизорны алмаштыру бурычы тора», — дип шаяртты. Эскурсиядә катнашкан затлар да: «Шуңа ишарә булды», — дип көлештеләр.

Хәсән Туфанның авылда музей нигезендә 15 яшенә кадәр яшәгәне билгеле. Музей мөдире Хәсән Туфанның тормышы, иҗатына кыскача күзәтү ясады. Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил белән таныш, дус булганы турында сөйләде. Хәсән Туфан 1936 елда кулга алына, 15 ел гомерен төрмәдә уздыра.

Музейда Хәсән Туфанның 60 яшьлегенә Язучылар берлегеннән бүләк ителгән басма машина, үзенең Коръән китабы, яшел карасы саклана.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*