tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак кар өстендә – кызыл канәферләр
Ак кар өстендә – кызыл канәферләр

Ак кар өстендә – кызыл канәферләр

Татар әдәбияты классиклары булган иң күренекле шәхесләребезнең күбесе Яңа бистә татар зиратында җирләнгән. Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Габдрахман Әбсәләмов, Туфан Миңнуллин… башка бик күп әдипләребезне дә атап булыр иде.

28 гыйнвар көнендә аларның кабер өсләре кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде. Татарстанның халык шагыйрьләре һәм язучылары, Мәдәният министрлыгы, “Татмедиа” вәкилләре зиратта булып, вафат әдипләребезне шулай искә алдылар.

Әдәбият елының болай башланып китүе бик матур күренеш. Ул ел буена күздә тотылган чараларның берсе. 30 гыйнварның җомга кичендә, Язучылар берлегенең  Г.Тукай клубында үтәчәк бәйрәм кичәсе аның дәвамы булып тора. Кичә Татарстанда Әдәбият елын ачып җибәрүгә багышланган. Ул кичке биштә башлана.

http://sptatar.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*