tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта гармунга һәйкәл куелды
Актанышта гармунга һәйкәл куелды

Актанышта гармунга һәйкәл куелды

27-28 июль көннәрендә Актанышта  «Гармун бәйрәме» фестивале узды. Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән 200 гармунчы катнашты.  Сабантуй уза торган мәйданда татар халык кул эшләре һәм сувенирлар сату, Актаныш авыллары тарихын чагылдырган һәм данлыклы кешеләрнең шәҗәрәләре урнаштырылган тарихи күргәзмәләр эшләде.

Фестиваль кысаларында, Актанышта татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылды. Һәйкәл ачу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Мәдәният бүлеге комитетының баш референты Алмаз Нургалиев катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*