tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя
Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя

Мөфтият Корбан бәйрәменә волонтерлар җыя

21 августта мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Меңләгән дин кардәшләребез катнашында мәчетләрдә гает намазлары укылачак, махсус билгеләнгән урыннарда корбаннар чалынып, корбан итләре күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, күзләре күрмәүчеләргә, ятим балаларга һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә таратылачак.

Елдан-ел корбан чалучыларның саны арта һәм корбан итләрен тарату оештырыла. Социаль яктан аз тәэмин ителгән кешеләргә итләрне тарату өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлар җыюны игълан итә. Актив яшь егет-кызлар корбан итләрен ваклап пакетларга тутыру, машинага төяү, аны мохтаҗларга өләшү, шулай ук төп гает намазын оештыруда ярдәм итүдә катнашачаклар. Хәзер үк гариза биреп язылырга мөмкин: https://goo.gl/forms/TSSdJwKYp8uXRFQc2

Вконтакте сайтындагы төркем: https://vk.com/muslimmol

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*