tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханның «Ялкын» халык ансамбле 30-еллыгын бәйрәм итте
Әстерханның «Ялкын» халык ансамбле 30-еллыгын бәйрәм итте

Әстерханның «Ялкын» халык ансамбле 30-еллыгын бәйрәм итте

5 август көнне Әстерхан шәһәренең яшь тамашачы театрында «Ялкын» халык ансамбленең 30-еллыгына һәм аның җитәкчесе Галия Ажгильдееваның 70 еллык юбилеена багышланган иҗади кичә булып узды.

30 ел эчендә коллектив зур иҗади юл узган.  Санкт-Петербург, Казан, Волгоград, Сочи, Төмән, Чебоксар, Оренбург, Екатеринбург… Үзешчән артистлар исәбендә меңнән артык концерт һәм бик күп конкурслар.

Юбилей кичәсендә “Ялкын” ансамбле инде халкыбыз яратып өлгергән татар халык җырларын башкарды, туй йоласыннан өзек күрсәтте. Шулай ук концертта “Тантана”, “Хаджи-Тархан”, “Нур” ансамбльләре, Әстерханда туып, инде бүген Казан каласында иҗат итүче Альбина Кинжалиева, Ильнур Еникеев чыгыш ясады. Шулай ук кичәдә, “Ялкын” төркемен котлап, башка төбәкләрдән дә иҗат төркемнәре һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпованың котлау хатын һәм Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  Ринат Закировның мактау грамоталарын Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Алмаз Нургалиев тапшырды.

Әстерхан өлкәсенең “Дуслык” татар милли җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев  «Ялкын» халык ансамбленә һәм аның җитәкчесе Галия Ажгильдеевага котлау сүзләрен җиткерде һәм Коръән китабы бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*