tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабуга районы “Татарча диктант”ка 1500 кешене җыйды
Алабуга районы “Татарча диктант”ка 1500 кешене җыйды

Алабуга районы “Татарча диктант”ка 1500 кешене җыйды

Алабуга муниципаль районында “Татарча диктант” дүрт мәйданчыкта оештырылды: КФУның Алабуга институты, 2нче мәктәп, Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе һәм Алабуга Үзәк китапханәсе. Һәрбер мәйданчыкның оештыручылары бу эшкә җаваплы карады.

Алабуга районы буенча 1500 кеше катнашты. Алабуга институтында каташучылар арасында студентлар белән бергә югары уку йорты мөгалимнәре, 1нче гимназия укучылары, яшьләр белән эшләү үзәге директоры, мәктәп укучылары һәм пенсионерлар катнашты. Шәһәребезнең икенче санлы мәктәбендә укучылар һәм укытучылар “Татарча диктант” акциясендә теләп катнаштылар. Мәктәпнең һәрбер сыйныфында диктант язарга мөмкин иде. Диктант текстларын туган тел укытучылары укыды.

Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл башлап җибәрде. Чакырылган кунак Язучылар берлеге әгъзасы Фирдәүс Хуҗин татар теле, аның мәдәниятын саклап калу турында сөйләде. Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап “ТАССР төзелүнең 100 еллыгына: үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” һәм диктант язучыларга ярдәмлек максатыннан “Татар телен бергә өйрәник” дигән бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырды.

Әлеге акцияне оештыруда ярдәм иткән Милли мәгариф идарәсе методисты Айсылу Әхсән кызы Балобановага, филология фәннәре докторы Рима Биҗан кызы Камаевага, Алабуга Үзәктәштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗиповага, Хәлим хәзрәткә рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге акция дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*