tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарның татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнашты
Самарның татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнашты

Самарның татар оешмалары активистлары “Татарча диктант” акциясендә катнашты

19 октябрьдә Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, Тольятти милли-мәдәни татар автономиясе активистлары, “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары татарча диктант яздылар. Текстны “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева укыды.

Быел чит илләр һәм төбәкләр өчен күренекле язучы, драматург Газиз Мөхәммәтшиннең “Саумысыз, аккошлар!” әсәреннән өзек тәкъдим ителгән иде.

Диктант билгеләрен 1 ноябрьдән соң diktant.tatar сайтында «Билгем нинди?» бүлегендә карап булачак.

Алия Арсланова, Самар шәһәре
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*