enrutat
Баш бит / Алга барыйк дисәк, кулыңнан килгәнне эшлә
Алга барыйк дисәк, кулыңнан килгәнне эшлә

Алга барыйк дисәк, кулыңнан килгәнне эшлә

Быел Ижау шәһәренең 10, 65, 97 нче мәктәпләрендә һәм 6 нчы гимназиядә татар теле фән буларак, ә 12, 17 нче мәктәпләрдә факультатив рәвештә өйрәнелә. Елдан-ел мәктәпләрдә татар сыйныфлары кими баруына милли мәгарифтә кертелгән үзгәрешләр дә сәбәпче булып тора. Яңа уку планында беренче сыйныфта татар телен фән буларак өйрәнүгә сәгатьләр каралмаган. Шул сәбәпле, татар телен өйрәнүне 2 нче сыйныфтан факультатив буларак башларга мөмкин, диләр. Ләкин болай булганда эзлеклелек югала. Чөнки тел өйрәнү системалы алып барылырга тиеш: 1-9 яисә 1-11 сыйныфларда.

10 нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова (бүгенге көндә лаеклы ялда) беренче сыйныфка өстәмә 1 сәгать сорап, җитәкчеләргә хат юлларга кирәклеген, шул вакытта гына татар теле элеккечә фән буларак өйрәтелүдән тукталмаячагын әйтте.

“Быел беренче сыйныфка язылганда, бер гаилә белән булган әңгәмәнең шаһиты булдым. Яшь әти белән милли сыйныфлар турында сөйләшә башладык. “Сез балалар бакчасында татар телен өйрәндегез. Әйдәгез, мәктәптә дә дәвам итегез. Сез башлап җибәрсәгез, башка әти-әниләр дә балаларын татар сыйныфына яздырыр иде”, — дидем. “Юк, юк, татар сыйныфына түгел”, – дип кырт кына кисте әти кеше. Сәбәбен әйтмәде. Мин татар сыйныфының ачылмавында әти-әниләрнең дә гаебе бар, дип уйлыйм”, — диде 12 нче мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәсимә Садыйкова.

Уку программасына килеп кергән икенче чит тел – алман теле дә татар телен кысрыклап чыгарырга ярдәм итте. Шунысы кызык­лы: икенче чит телне уку программасына керткәндә, әти-әниләр белән килешеп тормадылар, хәтта сынау алдында торган тугызынчы сыйныф укучыларына да бер ел эчендә өлгергәнлек аттестатына билге куярлык итеп үзләштерү бурычы куелды. Эш милли телләрне укытырга килеп терәлсә, әти-әниләрдән гариза кирәк.

Милли мәгарифтәге сүлпәнлектә гаепне аттан да, тәртәдән дә эзләргә кирәктер. Сүз дә юк, милли мәгариф өлкәсендә төрле законнар кабул ителеп тора. Быелгы уку елында кайбер мәктәпләрдә татар теле атнага 3 сәгать укытыла, ә менә 6 нчы гимназиядә атнага 1 сәгать кенә калды. Әлбәттә, татар гимназиясе булгач, татар теле атнага 3 сәгать укытылырга тиеш иде. Ләкин гимназия җитәкчелеге әлеге сорауны чишкән вакытта җиңел юлдан китеп, татар телен саклап кала алмады.

Быел 6 нчы гимназиягә этно-мәдәни белем бирү ресурс үзәге дигән статусын кабаттан алу өчен тырышырга кирәк. Әлеге уку йортының исеме җисеменә туры килергә тиеш. Бу үзәк республикадагы татар теле укытучылары өчен дә бик кирәк. Чөнки алар бирегә килеп тәҗрибә уртаклашалар, яңа алымнарны өйрәнәләр.

Быел Ижауда татар теле укытучыларын берләштерүче методберләшмә җитәкчесе ставкасы кыскартылуы да бик аяныч. Бу хакта сөйләшүләр алып барыла. Чөнки методберләшмә ул шәһәрдәге татар теле укытучыларын берләштерүче бердәнбер таяну ноктасы булып тора.

“Уку программасында татар теле сәгатьләре саны кыскарса да, безнең бурычлар кимеми. Балаларны олимпиадага әзерләргә кирәк. Ул программалар бер сәгатькә түгел, 5 сәгатькә каралган. Әлеге күләмне бер сәгатькә сыйдырып бетерү укучы файдасына түгел, әлбәттә. Урта звенода әле элеккечә атнага 3 сәгать укыткач, алар белән эшләргә була. Ә менә атнага бер сәгать кенә өйрәнүче укучылар белән олимпиадаларга әзерләнү җиңел булмаячак”, — диде 6 нчы гимназия укытучысы Рәсилә Габдрахманова.

Әлеге фикерне 97 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Эльмира Шакирова да куәтләде. “Без татар теле атналык­ларында дәрестә өйрәнелми торган язучылар турында сөйлибез. Әлбәттә, атнага бирелгән бер сәгатьтә элекке уку программасын бирү бик авыр. Әмма укучыларга, кыскача булса да, аңлатырга тырышабыз, чөнки аларны фән олимпиадасына әзерләргә кирәк”, — диде ул.

“Гаяз Исхакый безнең милләтнең эчке куәте көчле дигән. Шуңа күрә без һәрберебез кулыннан килгәнне эшләргә, аз гына булса да, үз өлешебезне кертергә тиеш. Әлбәттә, иң беренче гаиләдән башларга кирәк. Минем кызым да, оныгым да мәктәптә татар теле укыталар. Быел үзем укыткан педагогия көллиятенә ике татар кызы укырга керделәр. Алар татар төркемендә тәрбияче булырга җыеналар. Начар түгел бит. Димәк, безгә алмашка килүчеләр булачак.

Үткән уку елында 65 нче мәктәптә татар сыйныфында укыттым. Дөрес, балалар телне начар беләләр. Әмма милли горурлык уяту өчен мин аларны Казанга кадәр алып бардым. Ул балаларның әти-әниләре белән бергә сөенеп башкалабызда йөрүләрен күз алдына китерегез әле.

Халыклар дуслыгы йортында Гүзәл Максимова белән узган әдәби кичәдә катнаштык. Алар бу очрашудан да дәртләнеп кайттылар. Шуңа күрә ышанып әйтә алам: кулыңнан килгәнне эшләгән очракта барыбер алга таба хәрәкәтләнергә мөмкин. Мәрхүм Фнүн Мирзаянов Татар иҗтимагый үзәген җитәкләгәндә, бөтен көчен мәчет төзелешенә бирде. Аңа: “Гел мәчет төзү турында гына уйлап йөрисең, башка нәрсәләргә игътибар итмисең”, — дип шелтә белдерүчеләр дә булды. Шул вакытларда ул: ”Менә күрерсез, мәчет безнең татар үзәгенә әверелер әле”, – дигән иде.

Чынлап та, әйткән сүзләре тормышка ашты. Хәзер мәчеткә 4 яшьтән алып 80 яшькә кадәрле милләттәшләребез татар телен өйрәнергә йөриләр. Шуңа күрә дә: “Кулыңнан килгәнне эшлә!” – дип, тагын укытырга барачакмын. Ходай ярдәменнән ташламасын”, – диде Вәсилә Хәкимова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*