tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Аударыш”ның беренче чемпионаты
“Аударыш”ның беренче чемпионаты

“Аударыш”ның беренче чемпионаты

“Аударыш” – атларга утырып көрәшү стилендәге спорт уены. Күптән түгел Лениногорск районының Югары Каран авылы янындагы “Алмакай” ат утары территориясендә әлеге көрәш буенча Татарстан Республикасының I чемпионаты узды. Анда Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Тукай, Актаныш, Ютазы, Саба, Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан көрәшчеләр җыелды.

Тантаналы һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч та булган әлеге чараны “Алмакай” ат утары директоры Фәрит Нәбиуллин инициативасы белән оештыралар. “Татар атлары” дип җан атып йөргән Фәрит әфәнде үз дигәнен булдырды. Ул 2011 елда “Алмакай” утарын корып, татар атларының нәсел башын эзләп табып, аларны мөкәммәлләштерү өстендә эшләде.

Бүгенге көндә татарларның татар токымлы атлары да бар. Аларны үрчетү өчен рәсми рөхсәт былтыр декабрь аенда бирелгән. Ә патентны исә 2019 елның февралендә булдырдылар. Фәрит Нәбиуллин сүзләренә караганда, татар токымлы атлар ярышлар һәм кымыз җитештерү өчен үрчетелә. Алар чыдам, кышын кар астыннан да азык таба ала, көненә 100–120 чакрым уза торганнардан. Хәзерге көндә аларны Лениногорск, Әлки, Теләче, Саба районнарында үрчетәләр.

Чемпионат Алтай Республикасыннан килгән кунакларның чыгышлары белән башланып китте. Алар халыкка җирдән “тәңкә” алу уенын күрсәтте.

– Мин сезнең үз халкыгызның патриотлары булуыгызга бик шат. Егет-кызларыгызга әлеге спорт төре буенча уңышларга ирешүләрен телим, – дип чыгыш ясады ярышларның баш хөкемдары Ербол Бердильбаев. Ул – Алтай Республикасының “Этноспорт” президенты.

– Фәрит әфәнде чакыргач, килдек, мин берүзем генә түгел, ике чемпионыбыз – Азия ярышларында җиңүчеләр белән. Биредәге чыгышны алар “Алмакай” утарында үстерелгән һәм тәрбияләнгән атларда күрсәтте. Фәрит әфәнде белән без Казахстан, Кыргызтан ярышларында танышкан идек. Татарларны анда күрә башлагач, без бик куандык. Бирегә дә күтәренке күңел белән килдек, – дип узды ул.

“Аударыш”ның беренче чемпионатын күрим дип, бәйрәмгә Саба районы Юлбат авылынан Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин да килгән. Ул тамашачыларга үзе язган шигырьне тәкъдим итте. Баксаң, Илдар Сафин, иң беренчеләрдән булып, Фәрит Нәбиулиннан татар токымлы 6 айлык колын сатып алып, тай үстергән кеше икән.

– Мин татар атлары бар дигәнне ишеткәч үк, Фәрит янына килдем һәм колын сатып алдым. Аннары аның белән Башкортстанда ярышларда да катнаштым әле, – дип сөйли ул горурланып.

Ярышлар башланыр алдыннан Фәрит Нәбиуллин “Аударыш” көрәшенең кагыйдәләрен аңлатты. Бу ярышта, иң мөһиме – ат өстендә дөрес утыру һәм атта үзеңне дөрес тоту. Ярышучы егетләр бер-берсен аттан сөйрәп төшерергә тырыша. Бу эшне алар билдәге бауга тотынып кына башкара ала. Әгәр дә кемнең аягы җиргә тия икән, ул җиңелүче булып санала.

– Мондый көрәшне беренче тапкыр күрәм. Бик кызыклы. Аннары әлеге уенны икенче елга республикада Сабан туе бәйрәме программасына да кертәчәкләр дип әйттеләр, бик куанычлы хәл. Ярышта катнашучы егетләр атлары белән бербөтен булып эш итә. Атларны ялга туктаткач, аларның да “азартка” кергәне күренә: тик тора алмыйлар, тибенәләр, тешләшәләр. Бик матур уен! – ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәрипова.

Үз авырлык категорияләрендә Инсаф Хөсәенов, Динар Хайбриев, Александр Кулаков, Риман Ханов һәм Роман Германов беренче урынны яулады. “Аударыш” җиңүчеләренә Дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар. Призлы урын алучылар Россия кубогы өчен көч сынашачак. Ә анда җиңүчеләр, Төркиядә 2020 елда узачак халыкара “Игра кочевников” ярышына барып, Россия, Татарстан данын яклар дип көтелә.

Айгөл Шәрәфиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*