enrutat
Баш бит / Алимә һәм Марат Сәлахетдиновлар: «Җир шары бәләкәй икән»
Алимә һәм Марат Сәлахетдиновлар: «Җир шары бәләкәй икән»

Алимә һәм Марат Сәлахетдиновлар: «Җир шары бәләкәй икән»

«Син – кайда, мин – шунда!»

Алимә – Казан кызы, Марат – Кукмара егете. Икесе дә Казан дәүләт университетын тәмамлаганнар. Алимә – тарихчы, мөгаллимә, Марат – математик. Яшьләрне 2003 елда «Сәләт» таныштыра. Икесе дә әйдаман булып барган. Аннары 2006 елда Кукмарада гөрләтеп туй иткәннәр. Бер-бер артлы ике малайлары туган: Йосыф белән Салих. Яшь белгеч ишәйгән гаиләсен бәхетле яшәтү турында уйлана башлаган бер мәлдә, Маратка Швейцариягә командировка тәкъдим итәләр. Европадагы тәртипләргә шакката егет. Бигрәк тә кеше кадерен белү, адәм баласын белеменә карап бәяли белү ошый. «Атасы-анасы кем?» – дип тормыйлар, белемең булса, сиңа кадерен дә, хөрмәтен дә күрсәтәләр. Аннары шундый ук командировка белән Словакиягә бара Марат. Бу илне дә күрү белән ошата. Гаиләсен дә алып килергә уйлап, хатынына әйтә. Алимә: «Син – кайда, мин – шунда!» – дип, риза була. Ике балаларын алалар да Братиславага күченеп куя­лар. Һәм шунда чит ил суларын эчеп, һавасын сулап, дүрт ел яшиләр. Ике малайдан соң өченчегә көтеп алынган кызлары Зифа туа. Ә инде 2015 елдан алар Канаданың Монреаль шәһәрендә яши.

– Инглиз телен бик яхшы белергә кирәк. Мин бит инде чит илләрдә йөреп шактый тәҗрибә тупладым, шуңа яңа җиргә ияләшүе дә авыр булмады, – ди Марат, кыенлыклар турында сорашкач.

Алай дисә дә, гаилә башлыгы Канадага очарга ике көн кала гына эш таба. Бу вакытта җанында ниләр кайнаганын үзе генә белгәндер яшь әти. Ләкин тырыш, тәвәккәлләрне Аллаһ ярдәменнән ташламый. Сынау срогын да үтәргә туры килә – белемле, тәҗрибәле белгеч үзен яхшы яктан бик тиз таныта. Бу юлы ялгызы гына барып ияләшеп тә йөрми, яраткан хатыны, киңәшче-сердәшчесе Алимә һәм өч баласы белән бергә кузгала юлга.

– Үзе генә барса, авыр булыр, дидек. Бергәләп ияләшү җайлырак бит, – ди Алимә, серле елмаеп. Канадага килгәч, гаилә тагын ишәя. Бер яшьлек Адәм – Монреаль малае.

Берәү булса, бу кадәр бала белән моның кадәр ерак юлга чыгып та китмәс иде. Тик ул берәүләр Сәлахетдиновлар түгел шул. Яшьлек таңнарында үзләрен таныштырган һәм кавыштырган серле «Сәләт»кә рәхмәт әйтергә изге Биләр җирләренә кайта алар. Биредә алар «Сәләт»нең әтисе – Җәүдәт Сөләймановның «Аккошлар өйгә кайта» программасы кунаклары. Әлеге программа нигезендә кайчандыр «Сәләт» таныштырган, бүген инде гаиләгә әверелгәннәр Биләр җирендә очраша.

Полиглотлар гаиләсе

Балаларның өчесе дә татарча белә. Адәмнең теле ачылмаган әле. Ул да татарча сөйләшер, иншалла.
– Бу – Алимәнең казанышы, – ди Марат, – юкка гына туган телне ана теле димиләр бит.
– Марат үзе дә татар рухлы кеше, – ди Алимә. – Балалар кайсы гына телдә эндәшсәләр дә (алар чын-чынлап полиглот: биш телдә аралашалар), Марат аларга татарча җавап бирә. Иң кызыгы, үзе булган илләрдә хезмәттәшләренә дә татар сүзләре өйрәтеп маташа ул. Дөньяда Татарстан дигән ил, татар дигән милләт барын белсеннәр, ди.

Алимә үзе алты тел белә. Француз, төрек телләре өйрәнгән. Ә Марат әле француз телен өйрәнеп кенә килә.
Татар теле – аларның гаилә теле. Балаларның теле дә татарча ачылган. «Сәләт»не алар Канадага да алып килгәннәр. 2016 елда балалар өчен «Сәләт» аланы уздырганнар. Казаннан да шактый кунаклар килгән.

Монреальдә татар булган 200-300 кеше яши. Араларында инкыйлабка кадәр килгәннәре дә бар, аларның балалары да, яшьләр дә шактый икән. Шуларның барысын бергә җыеп, Алимә 2017 елда татар балалары өчен сабыйлар төркеме оештырып җибәргән. Бу аның өчен яңа эш түгел инде. Ул Казанда да баланы бишектән татар телендә тәрбияләр өчен сабыйлар үзәге төркемен башлап җибәргән була. Монреальгә килгәч, шул эшен яңа җирлеккә күчерә генә.

Әти әлифбасы

«Яшәсен интернет!» диләр Сәлахетдиновлар. Туганнары, әти-әниләре белән скайп аша аралашалар. Балаларын татар теленә өйрәтергә теләгән яшь әниләр өчен Алимә онлайн мәктәп тә оештырган.
– Баланың туган телен биш яшенә кадәр саклау бик җайлы, – ди күп балалы әни. – Өйдә, гаиләдә аралашсаң, ул аның тәүге төп теле булып исендә кала.

Кайвакыт Йосыф: «Нигә мин татар телен өйрәнәм?» – дип сорап куя икән. Андый вакытта аларның җаваплары әзер: «Син бит – татар малае. Һәркем үз туган телен белергә тиеш!».

Алимә киләчәктә балаларга татар тарихын да өйрәтергә уйлый. Милләт белән горурланыр өчен, аның тарихын, шәхесләрен белергә кирәк, ди. Балалар туган телләреннән аерылмасын дип, Казанга кайткан саен татарча китаплар төяп китәләр Сәлахетдиновлар. Тукайның «Су анасы» белән «Шүрәле»се дә, Алиш әкиятләре дә Канадада алар белән бергә. «Китаплар аз, без аларны ел буе укып кына түгел, ятлап та бетерәбез инде», – ди Алимә. Балаларына туган телне «Әлифба»дан өйрәтә ул. Анысы да – раритет, Маратның үзе беренчедә укыган китабы.

Туган җирдән еракларда

– Словакиядән кайтасыбыз килә иде. Монреаль – бик демократик шәһәр ул. Анда кешедә кешенең эше юк. Һәркем теләгәнен эшли. Һәр кешенең хокукы бар. ­Шәхси сайлауга кысылмыйлар. Ләкин бу битарафлык түгел. Бик чис­та шәһәр. Ялгыш кына чүп ташласаң да, хәзер килеп әйтәләр. Ачуланмый гына, җайлап кына аңлаталар. Гомумән, табигатькә мөнәсәбәт бик әйбәт монда. Чүплекләре өч төрле. Хәзер бездә дә шулай булып бара инде.

«Сез кайсы илдән?» дигән сорауны да җайлап кына, үпкәләтмим тагын дип кенә бирәләр. Кануннар һәммә кеше өчен бертөсле. Шунысы бик рәхәт. Балаларга мөнәсәбәт яхшы. Аларга чын мәгънәсендә илнең киләчәге итеп, хөрмәт белән яратып карыйлар. Мәктәптә уку системасы баланы материалны ятларга түгел, ә фикер йөртергә, командада эшләргә өйрәтә. Йосыф быел башлангыч сыйныфлар мәктәбен уңышлы тәмамлады. Мәктәпләр ике төрле: шәхси һәм дәүләт мәктәпләре. Соңгыларында укулар бушлай, ләкин укулар француз телендә. Медицина да бушлай, – ди Алимә, мине үзләре яшәгән ил белән бераз таныштырып.

Алимә дә, Марат та – Канаданың тулы хокуклы гражданнары. Моның өчен аларга илнең мәдәният тарихын өйрәнеп, имтихан тапшырырга туры килгән. Игътибар иттегезме, ил тарихын түгел, илнең мәдәнияте тарихын. Монысы мөһимрәк, димәк.

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та белә бу матур гаиләне. Башта алар Президент Канадага килгәч очрашкан булганнар. Быел да балаларның татарча сөйләшүенең шаһиты булды Илбашы. «Сәләт»кә IT-форумга килгән Президенттан Йосыфлары «Тагын кайчан безгә киләсез?» – дип сорап куйган әле.

Күрсәтер дә, сөйләр нәрсәләре дә күп Марат Сәлахетдинов җитәкләгән Монреаль татарлары җәмгыятенең. Туган илдән еракта без дип сагынып-сагышланып яшәми алар. Киресенчә, уйнап-көлеп, башка милләтләрне көнләштерә торган күңелле бәйрәмнәр уздырып яшиләр. 120-130 кешелек Сабан туйлары да анда катнашканнарда милли горурлык уятырлык булган. Театрлар да куялар. «Гафифә ролен керәшен татары уйнады, көлә-көлә эчләр катып бетте», – дип искә алалар.
– Юл авыр булмадымы соң? – дим, без сөйләшкән арада Алимәнең кочагында изрәп йоклап киткән Адәмгә ымлап. – Балалар бәләкәй бит.
– Бергә, бер-береңә терәк булганда, бер авырлыгы да юк, – диделәр алар беравыздан. – Балалар да ярдәмләшергә өйрәнеп үсәләр.
– Ә шулай да, өйгә кайтып җиткәнче күпме вакыт китә?
– Бу юлы Татарстанга кайтканда, 23 сәгать юлда булдык. Башта Монреальдән Парижга очтык. Аннары – Мәскәүгә, аннан – Казанга. Аэропортларда шактый көтеп торырга да туры килде.

Шунда мин аларның «Җир шары бәләкәй икән» дигән сүзләрен исемә төшердем. Әйе, Җир шарын бер тәүлек эчендә әйләнеп чыккан кешегә бик зур тоелмыйдыр шул ул безнең планетабыз.

Татарстанга бүләк

Алар туган җирдә еракта булсалар да, татар рухлы, милләт җанлы булып, татарларны, татар илен бөтен ­дөньяга танытасы килү теләге белән яшиләр. 30 август көнне дөньяда иң биек булган Ниагара шарлавыгын Татарстан байрагы төсенә буяу турында Монреаль мэриясе белән килешеп куйганнар. Бу эштә Марат башлап йөргән. Башка чит илләрдәге шундый атаклы бина корылмаларны да: Гарәп Әмирлегендәге Бурж Халифаны, Париждагы Эйфель манарасын үзләренә кушылырга чакырып, инстаграмда хәбәр дә язган Марат. Бу безнең Татарстанга һәм татарларга бүләгебез булыр дигән…

Йолдыз Шәрапова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*