tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак
Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак

Алинә Заһитова Россия җыелма командасы тренировкаларына 2 июньдә кушылачак

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова иртәгә Россия җыелма командасы тренировкаларына кушылачак. 2 июньдә фигуралы шуу остасы Мәскәү өлкәсендә урнашкан Новогорскига киләчәк. Анда шул ук исемдәге укыту-тренировка үзәгендә җыелма команда составында шөгыльләнәчәк.

25 майда Новогорскида илнең Олимпия җыелма командасы коронавирус пандемиясе шартларында эшне яңадан башлап җибәрде. Үзәктә Россиянең төп һәм юниорлар җыелма командалары составына керүче Этери Тутеридзе төркеменең барлык фигуристлары эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*