tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте
Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте

Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте

Фигуралы шуучы Алинә Заһитованың әтисе, “Ирбис” яшьләр хоккей командасының баш тренеры Илназ Заһитов кызының чыгышларына мөнәсәбәте турында сөйләде.

“Аның һәр чыгышы алдыннан дулкынлану бар. Шуңа күрә аның чыгышларын туры эфирда карамыйм, бары тик язмаларын гына. Барысы да дулкынлану аркасында”, – диде Илназ Заһитов.

5 октябрьдә Алинә Заһитова Japan Open еллык халыкара турнирында чыгыш ясаячак. Аны Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе оештыра.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*