enrutat
Баш бит / Алтын куллы милләттәшебез
Алтын куллы милләттәшебез

Алтын куллы милләттәшебез

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең бер хәдисендә әйтелә: «Адәм баласының иң яхшы, хәерле булган ризыгы — үз куллары белән эшләп тапканы». Шулай ук Коръән Китабында Раббыбыз Аллаһы Тәгалә хезмәт сөюгә, хәләл юл белән ризык табып туклануга зур игътибар бирә.

Үзебезнең Төмән өлкәсендә милләттәшләребез-якташларыбыз арасында да тырыш хезмәт сөючеләр, сокланырлык, алтын куллы улларыбыз-кызларыбыз юк түгел.

Мансур Мөнир улы Сөләйманов Вагай районы Әшле авылында туып-үскә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлый һәм якындагы Заречный поселогында урта белем ала. Төмән шәһәренең 30нчы элемтәчеләр училищесында укып чыга, армия сафларына алына. Ватаны каршында изге бурычын уңышлы башкарып, сынлы сәнгать училищесында 4 ел сәнгатьле бизәүче (художественный оформитель) белгечлегенә укып чыга. Юллама белән 1982 елда ДСК-500 оешмасына эшкә җибәрелә (Төмәннең Лесобаза районы).

Тора-бара үзе «Сөләйманов» дип аталган шәхси оешмасын ача, агач эшләре белән шөгыльләнә. Төрле агачлардан, ишекләр, баскычлар ясый. Мондагы файдаланган агачларның да төрлесен төрле урында куллана. Нарат, имән, бүк (бук) һәм башка агачларның сыйфатларын яхшы белә. Бәяләре дә төрле. Хезмәте уңышлы һәм бик югары дәрәҗәдә булу сәбәпле, төрле яктан заказлар да шактый килеп тора. Төмән шәһәреннән генә түгел, өлкәбезнең ерак төбәкләреннән дә аны эзләп табалар.

Ул гына да түгел, Мансур якташыбыз Ямбай мәчетенең патша заманы вакытында булган минбәрен, сакланып калган иске фотодан карап, яңадан ясап бирә. Аның оста куллары сырлап ясаган яңа минбәрләр Индрәй, Богандинка һәм Тугыз авыллары мәчетләрендә калкып чыктылар.

Мансур Мөнир улы яшь вакытыннан бирле динебезгә якын булган. 1990нчы еллар — Төмән шәһәрендә «Белем» мәдрәсәсе гөрләп торган вакытлар. Мансур беренче дини сабакларны шунда алды. Үзенең ихлас күңеле, тырышлыгы белән 2015-2019 елларда Казан шәһәрендә 4 ел укып, югары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый.

— Озакламый Корбан бәйрәме якынлаша, туган авылым Әшледә, Ин ша Аллаһ, Корбан ашы уздырачакмын, әлбәттә, үзем бара алмасам да, чыгымнарны үзем күтәрәм, — диде ул.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*