enrutat
Баш бит / «Ана телендә укытылмагач, руслашу көчәя»
«Ана телендә укытылмагач, руслашу көчәя»

«Ана телендә укытылмагач, руслашу көчәя»

Татар телендә белем бирә торган мәктәпләр булмау сәбәпле, руслашу процессы көчәя. Татарстаннан чит төбәкләрдә бу бигрәк тә ачык чагыла.

Тумышы белән Пермь ягыннан булган тарих фәннәре докторы профессор Фәйзелхак Ислаев Данил Гыйниятовның «Ком сәгате» авторлык программасында шундый фикерләрен җиткерде.

«Күп очракта совет заманы мәгариф сис­темасына тәнкыйди карыйбыз. Ләкин бу чорда милли телләрдә белем алу яхшы итеп оештырылган иде. Безнең якта да – Пермьда мин ана телендә белем алдым.  Кызганыч, хәзер Пермьда татар теле һәм әдәбияты өченче дәрәҗә фән буларак кына керә. Ана телендә уку булмагач, әкренләп руслашу процессы көчәя дип уйлыйм. Әлбәттә, тел безнең якта татар авылларындагы гаиләләрдә саклана. Шулай да укыту ана телендә булырга тиеш», – ди Фәйзелхак әфәнде. Аның сүзләренчә, Пермь татарлары үзләренең килеп чыгышы белән кызыксына һәм тарихны өйрәнә.

«Башка яклардагы татарлар кебек, безнең Пермь төбәге татарлары да үз тарихлары белән бик нык кызыксына. Бу юнәлештә шактый гына эш алып баралар. Үткән ел Пермь хакимиятенә барып, Пермь крае Октябрь районындагы авыллар тарихын өйрәнү буенча эшләргә дигән максат куйдык һәм аны тормышка ашыра башладык.  Безнең як тарихының үзенчәлекләре бар. Чөнки руслар белән аралашу көчле. Хәзер Татарстанда да татарлар белән бергә яшәгән марилар, чувашлар, мордва, удмурт халыклары XVII-XVIII гасырның башларында Пермь төбәгенә килеп сыенган. Аннан аларны әкренләп татар авылларыннан алганнар, әмма эзләре сакланган. Мисал өчен, Чувашаев фамилиясе. Аннан соң Казан ягыннан килеп утыручылар күп булган, шулай ук мишәрләр дә. Хәтта Мишәр атлы кешеләр дә бар», – ди тарихчы.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*