tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр
Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр

Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр

Төркиянең Анталия шәһәрендә сентябрьдән татар теле буенча укыту курсларын ачып җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төркия татарлары әйтте.

“Татар теле укытучысы Халидә апа балаларга татар теле укытырга әзер. Казанда нәшрияттан Әлифба китапларын, татарча-русча тематик сүзлек, “Иң матур сүзләр”, татар әкиятләре китапларын алдык. Мавыктыргыч әдәбият алырга тырыштык”, – дип Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы бу китапларның курсларда кулланылачагын әйтте.

Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасы чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова моның балалар һәм олылар өчен бушлай курслар булуын билгеләп узды. Ул бу курсларга Анталиядә яшәүче татар гаиләләре балалары, татарча начар белүче яшьләр, аннары татар телендә бөтенләй сөйләшмәүче яшьләр йөрер дип фаразлый. “Һәр төркемдә баштагы чорда 15 әр кеше җыелыр дип уйлыйбыз”, – ди Оксана Назарова.

Аның әйтүенчә, бер мәчет имамы татар теле буенча дәресләр өчен бүлмә бирергә ризалык биргән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*