tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә яңа күргәзмә: “Бәйрәм – реликвияләр һәм традицияләр”
Төмәндә яңа күргәзмә: “Бәйрәм – реликвияләр һәм традицияләр”

Төмәндә яңа күргәзмә: “Бәйрәм – реликвияләр һәм традицияләр”

14 августта Төмәннең И.Я.Словцов исемендәге музей комплексында (Советская урамы, 63нче йорт) “Бәйрәм: реликвияләр һәм традицияләр” исемле күргәзмә ачылды. Монда халыкка себер һәм Төмән өлкәсендә яшәүче Идел буе татарларының мәдәниятен, күп гасырлы ислам тарихын, гореф-гадәтләрен, традицияләрен, бай мәдәниятен чагылдырган уникаль экспонатлар, артефактлар тәкъдим ителде.

Проектны Төмән өлкәсе хөкүмәте, өлкә мәдәният департаменты, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе, Д.И.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе оештырды. Күргәзмәнең ачылу тантанасына төрле милләт халкы килде.

Сәхнәгә күтәрелеп вакытлыча өлкә губернаторы вазифасын үтәүче Александр Моор, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков төмәнлеләрне шушы бәйрәм һәм өлкәнең туган көне белән кайнар котладылар.

Үзәк экспонатларның берсе булып мөселманнарның изге реликвиясе – “Мөхәммәт Пәйгамбәрнең чәч бөртеге” булды. Аның Төмән өлкәсендә барлыкка килүен меценат Нигъмәтулла хаҗи Сайдуков исеме белән бәйлиләр. Күргәзмәгә комганнар, шамаиллар, милли кием, ювелир әйберләре, чигүле сөлгеләр, Патша заманында әйләнештә булган көмеш акчалар, китаплар, рәсемнәр һәм башкасы куелган. Мәсәлән, гаять зур, матур, оста эшләнгән тәрәзә йөзлекләренә игътибар иттек. Икесенең астына: “ХХнче гасыр башында Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылында ясалган,” – дип язылган.

“Бәйрәм – реликвияләр һәм традицияләр” экспозициясе 2018 елның 14 октябренә кадәр эшләячәк. Ул мөселманнарның олы Корбан бәйрәменә багышланган.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*