enrutat
Баш бит / «Арчаның олы шәхесен мәңгелеккә югалттык»: данлыклы укытучы Фәрхәт Зыятов вафат
«Арчаның олы шәхесен мәңгелеккә югалттык»: данлыклы укытучы Фәрхәт Зыятов вафат

«Арчаның олы шәхесен мәңгелеккә югалттык»: данлыклы укытучы Фәрхәт Зыятов вафат

Фәрхәт абый Зыятовны Арча районында белмәгән кеше юктыр. 42 ел дәвамында меңләгән мәктәп баласын тәрбияләп, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уяткан бөек шәхес иде ул. Кызганыч, «иде» дияргә туры килә, чөнки Татарстанның атказанган мәктәп укытучысының гомере 20 июльдә 73 яшендә мәңгелеккә өзелде.

Исеме җисеменә туры килеп тора, үзе дә зыялы шәхес була ул. Районда иң беренчеләрдән булып РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы исеменә ирешә. Район мәгариф системасы үсешенә, Габдулла Тукай иҗатын танытуга һәм аның Өчиледәге музеен булдыруга зур өлеш керткән Фәрхәт Зыятов якыннары күңелендә нинди кеше булып истә калган?

«Иң кызыклы үтә торган дәрес әтинеке иде»

Беренчеләрдән булып Фәрхәт абыйның улы — Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты Фәнис Зыялыга шалтыраттым. «Бүген күмдек әтине», — дип моңсуланып әйтте ул.

— Әти исән булса, каршына утырып: «Әти, син шундый, мондый кеше идең», — дип әйтмәс идем. Әти һәрвакыт дөреслекне аңлата торган иде. Иң кызыклы үтә торган дәрес әтинеке иде. Аның дәресләре безне көлдереп, шаян сүзләр һәм чынбарлык белән бергә үтә иде. Әтинең дәресләрен зарыгып көтеп ала идек.

Ситуациягә карап, кирәкле вакытта шунда ук шигырь сөйләр иде. Җыр-моңга да тәвәккәл: оста гармунчы булды. Әле дә дәфтәрләрен карап утырам, аның репертуарында йөзгә якын шигырь бар, барысын да хәтерендә тота иде. 73 яшендә булуына карамастан, һаман шигырь ятлап утыра торган кеше иде ул.

Габдулла Тукайның иҗатын җентекләп өйрәнде һәм башкаларга да өйрәтте. Үзе дә Өчиле авылында әни белән бергә гомер буе укытучы булып эшләде.

Әти беркайчан да начар фикердә түгел иде, кешене яманламады. Дөньяга яхшы яктан карый белде. Әти бер сүз әйтүгә кеше көлеп җибәрер, чөнки күңелне күтәрә белә иде ул.

Кирәк булганда катгый да иде. Абыем Айрат та мәрхүм инде… Әти безгә каты бәрелмәде. Иң нык ачулануы да — аның карашы, йә булмаса тамак кырып алуы иде. Абый белән миңа ул дөрес тәрбия бирде дип саныйм. Абый да нәфис сүз остасы, курайчы булды. Абый үлгәннән соң, әти дә шул вакытта шигырьләр яза башлады, хикәяләре газета-журналларда чыгып барды, «Арча» радиосында чыгыш ясады, концертларда катнашты. Коронавирус вакытында да онлайн концертлар биреп йөрде, — диде Фәнис Зыялы.

«Татар теленә мәхәббәт каннан килгәндер»

— Әти 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Авыл хуҗалыгы институтына имтихан бирергә бара, шуннан соң кыш көне ул Өчиле мәктәбендә укытырга керешә. Укый да, укыта да әти. Үзеңнең иптәшләреңә дәрес бирүне күз алдына китерәсезме? Әтине дә баштан ук «укытучы абый» буларак кабул итмиләр, шулай да ул мәктәптә үзенә карата ихтирамны тиз уята. Әти 42 ел буе татар теле һәм әдәбияты фәненә тугры булды. Лаеклы ялга чыкканнан соң да Арча артистлары белән концертлар куеп йөрде.

Ул миңа: «Улым, син тәртип бозсаң, мин синең классташларыңны ничек итеп „сез тәртип бозасыз“ дип ачуланыйм, ди? Шуңа күрә абыең белән син һәрвакыт башкаларга үрнәк булырга тиеш», — дип әйтә иде. Ул һәрвакыт саф татар телендә сөйләште, аның теле Арча диалектында иде, сөйләменә бер рус сүзен дә кыстырмады. Татар теленә мәхәббәт каннан килгәндер инде…

Әти укытучы булып эшли генә түгел, яши иде. Ул аның яшәү рәвешенә кергән иде. Балаларга белем, киңәш бирү уе белән янды. Авылдашлары, дуслары белән дә гел әдәбият, мәдәният темаларына сөйләште.

Әти татар теле һәм әдәбиятын укыткач, Казаннан бик күп язучылар, журналистлар килде. Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин белән аралашып торалар иде, — дип әтисе турындагы истәлекләре белән бүлешүен дәвам итте Фәнис Зыялы.

«Алмаз Хәмзиннән дә ныграк көлдерә иде»

— РОНОдан тикшерүчеләр килгәндә һәрвакыт әтинең дәресенә керәләр иде. Бөтенесе әтигә килә. Башка укытучыларны тикшереп тә тормыйлар. Ул дәрес вакытында җырлап та, гармун тотып та җибәрә, көлдерә дә. Бары тик әтине тыңлар өчен килә торганнар иде. Укыту — әтигә бирелгән сәләт. Былтыр Алмаз Хәмзин кайтты. Әти белән икесе дә шук-шаян кешеләр, кайсы күбрәк көлдерер икән, дип уйладым. Әти тагын да күбрәк кеше көлдерә икән, дигән фикергә килдем.

Туганнар җыелышса, әти гармунын ала да, Зыят нәселенең гимны — «Яшь имәннәр» җырын җырлап җибәрә иде.

Татар теленә басым булган вакытта да әти нык өзгәләнде, борчылды. Өчиле мәктәбе дә 9 еллыкка гына калды, Мәгариф министрлыгында аны хәтта «Зыятовлар мәктәбе» дип атыйлар иде. Әти бу хәлләргә битараф кала алмады, шигырьләр дә язды.

Әти әйтмешли, коймак калынлыгында «Габдулла Тукайның Өчиледәге тормышы» китабы бар. Башка шагыйрьләрнең һәм язучыларның Өчилене яманлап күрсәткән идеологиясе барлыкка килде, әти шул агымга каршы килде. Хәзерге вакытта ул Өчиле мәктәбе музеенда саклана.

Әтинең үт куыгы каналына таш утырды, шуннан соң агулы газлар тәненә таралды. Арча хастаханәсендә дәвалаганнар иде үзен. Республика клиник хастаханәсендә бер-ике тапкыр операция ясап карадылар, өченче операция уңышсыз булды. Кичә әти үлеп китте. Бүген аны Чиканас авылы зиратына күмдек…» — дип сөйләде Фәнис Зыялы.

«Күңел тула, елыйсылар килеп куя»

Арча педагогия көллиятенең элекке директоры Илдус Сәгъдиев Фәрхәт Зыятовны тирән белемле, акыллы һәм кешелекле шәхес буларак истә калдырган.

— Без Арча районының олы шәхесен, яхшы кешесен мәңгелеккә югалттык. Фәрхәт Ганиевич — Пермь өлкәсенә кадәр барып, халык алдында зур клубларда чыгыш ясап, кул чаптырып, Арча һәм Барда ягы — Тукайның бабалары яшәгән урыннар дип бәйләп, халыкны шаккаттырып кайткан кеше. Мәскәүнең съездлар үткәрелә торган залына Татарстан ветераннар делегациясе белән барып, Арча һәм Тукай турында сөйләп, Мәскәү халкын шаккаттырган иде.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай дигәндә, ул аның барлык шигырьләрен яттан белеп, халык алдында йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләр иде. Татарлар арасында Тукайны аның хәтле белгән, өйрәнгән укытучы тагын бар микән? Фәрхәт Зыятов — Тукайның табылмаган архивларын эзләп тапкан кеше. Аның яктырып, нур сибеп торган йөзен күргәч тә рәхәт булып китә иде.

Бик зур югалту бу. Күңел тула, елыйсылар килеп куя. Мин аны илле еллап беләм. Ул Өчиледә Тукай хөрмәтенә музейлар булдырды. Тукай турында сөйләшкәндә, гадәттә, «Тукай-Кырлай» дип әйтәбез. Тукай туган авыл — Кушлавычны да кайчак онытып җибәрәбез.

«Кенәр юлыннан Тукай-Кырлайга баралар, ә барган вакытта сул якта Өчиле дигән авыл кала, аны белмиләр», — дип йөрәге әрни иде, — диде Илдус Сәгъдиев.

«Фамилиясендәгечә, зыялы шәхес булып калган Фәрхәт абый»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов фикеренчә, Фәрхәт Зыятовны Казан артында һәм мәгариф өлкәсендә белмәгән кеше юк, ул аны зур һәм масштаблы шәхес дип бәяләде.

— Зур шәхесләрнең эшләре дә зурдан була. Мин Фәрхәт абый белән 9 класста укыганда, аның улы Фәнис белән бергә Казанга татар теленнән республика олимпиадасына барганда танышкан идем. Татар теленең тәмен һәм ямен белеп сөйләшүе, татар әдәбияты турында әллә нинди кызыклы фактлар китерүе белән шаккаттырган иде. Тукайны шундый яратып һәм үз итеп сөйли иде ул.

Шул вакытта ук Фәрхәт абый бер кызыклы фикер әйткән иде: Өчиле татар тарафыннан бәләкәй Тукайны кимсеткәнрәк төбәк кебек кабул ителә. Ә бит алай булмаган, Өчилегә «реабилитация» ясарга кирәк, дип сөйләгән иде ул. Тукайны өйрәнүгә керткән өлеше белән бу максатына да иреште дип әйтергә буладыр. Татар теле укытучылары дигән сүз чыкканда, Фәрхәт Зыятовны телгә алмый калмыйлар иде.

Аның үзенең язмышы да бик катлаулы булган, күп сынаулар аша узарга туры килгән. Ул фамилиясендәгечә, зыялы шәхес булып калган Фәрхәт абый.

Аның вафатын ишеткәч, бер әйбер искә төште. Әле күптән түгел генә Арчада гомер буе татар теле укыткан Рәшидә Әхмәтовна вафат булды. Ул — Фәрхәт абыйның улы Фәниснең укытучысы. Өч бертуган иде алар — Мөнирә, Рәшидә, Мөршидә Әхмәтовналар, өчесе дә татар теле укытучылары. Икесе педучилищеда, берсе өченче мәктәптә укытты. Мөнирә Әхмәтовнаның ире Азат абый да татар теле укытучысы иде. Менә шушы өч бертуганның соңгысы да китеп барды. Инде менә Арча төбәгенең тагын бер данлыклы татар теле укытучысы Фәрхәт абый да вафат.

Алар барысы да татар теле күтәрелеше чорында татар телен укытуга гомерләрен багышлаган кешеләр. Бик кызганыч. Минемчә, алар үзләренә лаеклы алмашларны, берне генә түгел, бик күп алмашларны тәрбияләүгә бөтен көчләрен керттеләр. Аларның тырышлыклары бушка китмәс, укучылары остазларының йөзенә кызыллык китермәс дигән өметтә калыйк. Урыннары җәннәттә булсын! — диде Рәмис Латыйпов.

«Һәрвакыт Өчилене пропагандалап килде»

2015 — 2020 елларда Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Рамил Мөхетдинов Фәрхәт Зыятовның җор телле кеше булуын билгеләп үтте.

— Фәрхәт абый агитбригадаларның төп алып баручысы булды. Габдулла Тукайның барлык шигырьләрен диярлек яттан белә иде. Фәрхәт абый сәхнәгә чыкканда бөтен кеше аның авызына гына карап тора иде. Аралашканда да олы кеше буларак киңәшләрен әйтте, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде. Бер сүз белән, җорлы-моңлы гаилә иде алар!

Фәрхәт абыйны укытучылар, укучылар өчен остаз дип әйтер идем. Минемчә, ул Арчада мәдәният дөньясы өчен дә остаз булгандыр. Ул һәрвакыт Өчилене пропагандалап килде, «Өчиле кырыйда кала», — дип әйтә иде. Фәрхәт абыйда Тукай белән бәйле уникаль әйберләр сакланды. «Менә бу лампаның яктысында Тукай шигырьләр иҗат иткән, укыган», — дип әйтә иде. Уникаль экспонатлар бар иде анда. Татар әдәбиятын киң белгән кеше, китапханәнең иң якын дусты булды ул, — диде Рамил Мөхетдинов.

«Аның кебек талантларны әле эзләргә дә эзләргә»

Арчадагы «Әлифба» музееның элекке директоры Сания Камалетдинова Фәрхәт Зыятовны татар теленең уртасында кайнады дип искә алды:

— Бик көчле телче, озын-озын шигырьләрне яттан белә иде, райондагы бер чара да аннан башка үтмәде. Кеше буларак та, искиткеч ягымлы, ихтирамлы, игътибарлы иде. Хәләл җефете Мәрьям белән ипләп кенә тормыш иттеләр, менә дигән балалар үстерделәр. Фәрхәт Зыятов кебек талантларны әле эзләргә дә эзләргә.

Зилә Мөбәрәкшина

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*