tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ауропа татарлары Альянсы» (АТА) халыкара ассоциациясенең III съезды уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сәламләве
«Ауропа татарлары Альянсы» (АТА) халыкара ассоциациясенең  III съезды уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов сәламләве

«Ауропа татарлары Альянсы» (АТА) халыкара ассоциациясенең III съезды уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов сәламләве

 Мөхтәрәм милләттәшләр!

Татарстан җөмһүрияте исеменнән Ауропа татарлары Альянсының III съезды делегатларын кайнар сәламлим!

Татарстан Республикасы белән Ауропаның күп кенә илләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Соңгы елларда бу хезмәттәшлек сыйфат ягыннан яңа югарылыкка күтәрелде. Шунысы куанычлы: бүген безнең элемтәләр икътисад өлкәсен үстерүгә генә түгел, күп кенә социаль-мәдәни проектларны гамәлгә ашыруга да хезмәт итә. Ауропа илләрендәге татар оешмалары да болардан читтә калмый, халкыбызны берләштерү хакына алар башкарган эшләрне без күреп торабыз.

Бүгенге үзгәрүчән дөньяда сез милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны торгызуда чын фидакарьлек  күрсәтәсез. Инде өченче тапкыр уза торган Ауропа татарлары Альянсы съезды делегатлары шушы эшләрне киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам.

Дөньяның теләсә кайсы ноктасында яшәүче татарлар милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып көн итә. Гасырдан-гасырга халкыбызның асыл ул-кызлары милләтебезнең абруен бөтен дөньяга таныта, данын төрле кыйтгаларга тарата килә. Бу җәһәттән Ауропа илләрендә гомер итүче татарларның игелекле хезмәтен мисалга китерергә мөмкин. Быел Эстониянең Таллин шәһәрендә Ауропа Сабантуе гөрләп узды.Аны оештыруда Россия Федерациясе Чит илләр эшләре министрлыгының бу илдәге оешмаларыннан тыш, җирле хакимият органнары да бик актив катнашты.

Ауропадагы татар оешмаларының бердәмлеге безгә мондый чараларны уздырырга мөмкинлек бирә. Олы хезмәтегез өчен ихлас йөрәктән рәхмәт сезгә! Съездда яңа идеяләр, кызыклы фикерләр, файдалы тәкъдимнәр яңгырар дигән теләктә калам.

Хөрмәтле делегатлар һәм съезд кунаклары! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар телим!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*