tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күренекле шәхесләр эзләре буенча: татар дин әһелләре һәм зыялылары Башкортстанда
Күренекле шәхесләр эзләре буенча: татар дин әһелләре һәм зыялылары Башкортстанда

Күренекле шәхесләр эзләре буенча: татар дин әһелләре һәм зыялылары Башкортстанда

Башкортстанның 100 еллыгы һәм дини, милли тормышыбызда, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә тирән эз калдырган күренекле шәхесләребезнең юбилейлары уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Башкортстан Республикасына сәфәр оештырылды. Казаннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин җитәкчелегендәге бер төркем татар дин әһелләре һәм зыялылары өч көн дәвамында тыгыз программа буенча эш итә. Милли-мәдәни тормышта, тарихыбызда  мөһим роль уйнаган кешеләр эзләре буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев та узды.

Татарстан делегациясе вәкилләре Уфа шәһәренең мөселман зиратында күренекле татар дин эшлеклеләре каберләрен зыярәт кылды, алар рухына дога кылды. Шулай ук зыялылар һәм дин әһелләре “Хәсәния” мәдрәсәсендә, имам Сатаев йортында, Зыя Камали йортында, “Галия” мәдрәсәсендә, “Хакимия” мәчетендә, сәүдәгәр Хәкимов йортында, Госмания мәдрәсәсендә, Уфа шәһәре Җәмигъ мәчетендә булды.

Өстәвенә, кичә Уфада яшәүче милләттәшләребез өчен бик истәлекле көн иде. Ут күршеләребездә кичә зурлап Башкортстан Республикасы көне билгеләп үтелде. Җомгага туры килүе бәйрәм өстенә бәйрәм, нур өстенә нур булды.  Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь сөйләде. Мөфти Камил Хәзрәт Сәмигуллин Җомга намазын алып барды.

Бүген Татарстан делегациясе Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин белән очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*