tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венада Совет сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар
Венада Совет сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

Венада Совет сугышчыларына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар

Бүген, 12 октябрьдә, Австриянең Вена шәһәренә Европа татарларының III съездына җыелган делегатлар көнне совет сугышчысына куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башлап жибәрде. Бу чарада Татарстанның премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, РФның Австриядәге илчесе Дмитрий Любинский да катнашты.

Икенче бөтендөнья сугышы елларында Вена өчен көрәштә 17 000 совет солдаты җан биргән. Австрияне фашизмнан азат иткәндә һәлак булган Совет сугышчылары истәлегенә Шварценбергплац мәйданында 1945 елның 19 августында  һәйкәл ачыла. Һәйкәлнең авторлары – скульптор М. А. Интезарьян, архитектор – С. Г. Яковлев.

Искәртеп узабыз, Австриядә “Ауропа татарлары альянсы”на кергән илләр  вәкилләре съездга җыелды. Бүгенгә съездның пленар утырышы билгеләнгән – ул Россиянең Венадагы мәдәният һәм фән үзәгендә узачак.

Белешмә өчен:

«Ауропа татарлары Альянсы» халыкара ассоциациясен Европаның 15 иленнән 27 татар гамәлгә куйды. Альянс составында башта 17 оешма булган.

Хәзерге вакытта ассоциация составында Европаның 14 иленнән 27 оешма бар.
Альянс идарәсенең киңәйтелгән утырышларында, конференцияләрдә, фестивальләрдә Европаның 17 иленнән татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*