tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Айсылу”: тагын бер татар фильмы төшерелде
“Айсылу”: тагын бер татар фильмы төшерелде

“Айсылу”: тагын бер татар фильмы төшерелде

11 февраль көнне кичке сәгать 6.30 да Казанның “Мир” кинотеатрында Рөстәм Рәшитов төшергән “Айсылу” татар фильмын тәкъдим итү чарасы була. Анда керү — ирекле. Татарстанда төшерерлгән нәфис фильм Казан “Көлбикәсе” хакында.

Картинаның төп герое — Айсылу исемле яшь чибәр кыз. Аңа табигатьтән җырлау сәләте бирелгән, әмма ул гарип һәм бары таяклар белән генә йөри ала. Кыз әнисе белән авылда яши һәм аның киләчәге караңгы. Әмма бер көнне кызның тормышын төптән үзгәртердәй вакыйга була…

Картинада рольләрне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары башкара. Фильм татар телендә төшерелгән.

Быел бу тарихның дәвамын сериал рәвешендә төшерү планлаштырыла.

ИА “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*