Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Татар кызы–2015” бәйгесенэ әзерлек башланды
Ижауда “Татар кызы–2015” бәйгесенэ әзерлек башланды

Ижауда “Татар кызы–2015” бәйгесенэ әзерлек башланды

Удмуртиядә республика күләм «Татар кызы» бәйгесен уздырырга жыеналар. «Иман» татар яшьләре берлегенең бу иң уңышлы проектларынын берсе – инде дуртенче ел гөрли һәм таныла бара.

“Быелгы бәйгедә катнашырга 12 кыз теләк белдерде,- дип хәбәр итә Удмуртиядән коллегабыз Фәнзилә Салихова. – Бәйгенең төп таләбе – татар телен белу. Инде сайлап алу туры да узды. Финалда кызлар ижади ярышта сәләтләрен күрсәтәчәк, үз куллары белән ясалган калфак һәм якаларны (воротник) тәкъдим итәчәкләр, әдәбият елы икәнен истә тотып, шигырь укыячаклар”.

Сайлап алу туры узганнар ике ай дәвамында финалга әзерләнәчәкләр. Алар өчен маһхсус татар теле дәресләре, хореография, вокал, калфак тегу буенча мастер-класслар булачак. Март аенда узачак финалда кызлар үзләренең чибәр генә түгел, ә сәләтле, уңган һәм милләтпәрвәр икәнлекләрен күрсәтергә тиешләр.

Сайлап алу турыннан күренешләр:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*