tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай егете Бөтенроссия грантын откан
Азнакай егете Бөтенроссия грантын откан

Азнакай егете Бөтенроссия грантын откан

Азнакай егете – Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Рәзил Кашапов “Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр форумында үз проекты белән катнашып, 240 мең сумлык грант откан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бөтенроссия форумында спорт юнәлешендәге шәһәр спринтында ачык республика серияләре оештыру проекты зур яклау тапты. Проект кысаларында республика муниципаль районнары паркларында, спорт мәйданчыкларында, микрорайоннарда 10 этапта тренировкалар, ярышлар алып барылачак. Аларның өчесендә физик мөмкинлекләре чикле булганнарның да катнашуы көтелә.

Лиза Нурлыева

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*