tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Фәрит Корбанов истәлегенә узган көрәш турнирының җиңүчеләре ачыкланды
Азнакайда Фәрит Корбанов истәлегенә узган көрәш турнирының җиңүчеләре ачыкланды

Азнакайда Фәрит Корбанов истәлегенә узган көрәш турнирының җиңүчеләре ачыкланды

Азнакайды узган lll республикакүләм турнирда 17 район-шәһәрдән ике йөздән артык көрәшче катнашты. Иң ерак район — Сабадан да спортчылар бар иде. Команда вәкиле Саба районы яшьләр идарәсе җитәкчесе исеменнән Алгиз Корбановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйге ике келәмдә кичкә кадәр барды. Җиңүчеләр арасында азнакайлылар күпчелекне алып тора, алар команда беренчелегендә дә җиңде. Корбановлар гаиләсе беренче дүрт командага кыйммәтле бүләкләр, көрәшчеләргә акчалата призлар әзерләгән иде. Үз авырлык категориясендә чемпион калган спортчылар арасында велосипед уйнатылды.

Азнакайдан Илфат Миңнегалиев, Равил Сабирҗанов, Ислам Гәрәев — алтын, Руслан Сәлимов, Ленарис Зарипов, Илмир Арсланов — көмеш медальләргә лаек булды. Айгиз Вахитов, Маис Ршоян, Аслан Закиров — өченчедә.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*