tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азрак кына татар?
Азрак кына татар?

Азрак кына татар?

“Үсә баручы совет хуҗалык төзелешендә тулы бер чаралар, халык хуҗалыгында баланс булдыру өчен… статистика мәгълүматлары кирәк. Шундый мәгълүматларның берсе – халык санын алу”, — дип яза 1926 елгы Бөтенсоюз халык санын алу турында “Спутник партийного активиста” дип атала башлаган журналыбыз. Без дә әлеге проблеманы күтәреп, билгеле сәбәпләр аркасында, 2021 елның апрель аена күчерелгән  Бөтенроссия халык санын исәпкә алу турында язарга уйладык. Бу турыда сәясәтчеләр һәм галимнәр, төбәк җитәкчеләре һәм милли активистлар берничә ел элек сөйләшә башлады. Россиялеләрнең милли үзбилгеләнүенә кагылышлы  мәсьәлә аеруча зур кызыксыну уята. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та үзенең еллык Юлламасында халык исәбен алуның әһәмиятен билгеләп үтте: «Халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре икътисад, демография, социаль өлкәдә стратегик планлаштыру өчен генә түгел, һәр милләт өчен дә бик мөһим».

Президентның «һәр милләт өчен» дип ассызыклавы тулысынча хаклы.  Россия Федерациясенең күпмилләтле субъектларының берсе булган Татарстан өчен бу, һәрхәлдә, шулай. Күрәсең, 2021 елны Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткәндә дә әлеге фактор хәлиткеч дәлилләрнең берсе булгандыр.

Пандемия йогынтысы

Яңа Россия тарихында өченчесе булган гомуми исәпкә алу 2020 елның көзендә узарга тиеш иде (моңа кадәр ул 2002 һәм 2010 елларда үткәрелде). Әмма коронавирус пандемиясе үз төзәтмәләрен кертте, халык санын исәпкә алу 2021 елның апреленә күчерелде. Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматларына караганда, вакыт күчерелү чарада катнашучыларның куркынычсызлыгы турында кайгырту белән генә бәйле түгел, ә язгы карантин аркасында оештыру ягыннан әзерлек җитмәүдә дә. «Халык санын исәпкә алуны, беренче чиратта, безнең өчен экипировка, планшетлар ясаучы заводларның карантин вакытына эшчәнлеге туктатылып торуы сәбәпле күчердек», — дип сөйләде Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.

2021 елгы халык санын алу тулы мәгънәдә инновацион булачак. Россиялеләр бу юлы гадәти исәпкә алу кәгазьләрен күрмәячәк (алар сирәк очракларда гына кулланылыр дип көтелә). Барысы да цифрлы чорга хас шартларда оештырыла: исәпкә алучыларның һәрберсе планшет белән йөри, гражданнар әйткән мәгълүмат урында ук  теркәлеп бара. Исәпкә алучылар белән турыдан-туры аралашырга теләмәүчеләр,  өйдән торып кына яки күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, «Госуслуги РФ» сайтында анкеталарны мөстәкыйль рәвештә тутыра ала. Исәпкә алучыларны өйләренә кертергә, шулай ук анкеталарны үзлектән тутырырга теләге булмаган ватандашларыбыз өчен дә шартлар тудырылган. Әлеге категория гражданнарга махсус исәпкә алу участоклары оештырылачак.

Яңалыклар һәм традицияләр

Халык санын алу эшендә  төп нигезне моңа кадәр бирелгән традицион сораулар тәшкил итә. Нәкъ менә фундаменттагы үзгәрешләрне ачыклау, ягъни чагыштырмача анализ үткәрү, озак вакытлы тенденцияләрне билгеләү өчен традицион сораулар (җенес, яшь, милләт, туган тел, гражданлык һ.б.) халык санын алу вакытларында   кабатланырга тиеш тә инде. Ләкин, Росстатта аңлатуларынча, кайчагында гаилә хәле турындагы, беренче карашка, төгәл куелган сорауга ир-атлар һәм хатын-кызлар төрлечә җавап бирә. Мисал өчен, ир белән хатын гражданлык никахы белән бергә яши, уртак балалар үстерә, ди. Бу  вакытта хатын үзен никахта дип исәпли, ә ир-ат, киресенчә: «Паспортта штамп юк, мин ирекле кеше», — дип саный. Шул рәвешле, халык санын алу нәтиҗәләре буенча да  «өйләнгән» ир-атлар саны кияүдәге хатын-кызларныкына  караганда  кимрәк булып чыгарга мөмкин. Россиядәге үзбилгеләнүнең кырыс чынбарлыгы әнә  шундый.

Традицион сораулар  белән беррәттән, заман таләп иткән сораулар  да  биреләчәк.  Шулай итеп, яшәү өчен акча чыганаклары турындагы сорауга «хезмәт хакы», «эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек» кебек җавап вариантлары  кертелгән. Халык санын алу барышында гражданнарга рус һәм башка телләрне белү турында гына түгел, ә аларны көндәлек тормышта куллануга кагылышлы сорауга да җавап бирергә туры киләчәк.

Татарлар инглизчә китә

Татарларга һәм Татарстанга карата шуны әйтергә мөмкин: үткәрелгән соңгы өч халык исәбен алу нәтиҗәләре татарлар саны, аерым алганда,  татар телен белә торган татарлар санының кимүе  динамикасын күрсәтә. Фактлар  үҗәт:  алар декларация һәм чынбарлыкны үз урыннарына  куя.

Халык санын алуның соңгы өчесен алып карыйк: 1989 елдагы соңгы совет чоры, 2002 һәм 2010 елларның ике Гомумроссия  исәп алуы.

1989 елда РСФСРдагы татарлар саны — 5 520 000, 2002 елда – 5 550 000 кеше, шулардан 4 880 000 кеше туган телен белүен күрсәткән (ягъни 670 мең татар үз телен белмәгән). 2010 ел исәп алуы  Россиядә 5 310 649 татар яшәвен ачыклаган (татарлар саны 240 меңгә кимегән), алар арасында 4 280 718 кеше татар телен белүен әйткән. Миллионнан артык татар үз телен югалткан дигән сүз.  Саубуллашмыйча гына, инглизчә китү бу.

Бу урында ике нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Бер яктан, туучылар санының уңай динамикасы шартларында  татарларның абсолют саны кимүе күзәтелә. Димәк, татарлар саны кимү тискәре табигый үсеш нәтиҗәләренә бәйле түгел. Белгечләр бу процесска тәэсир итүче факторлар арасында көчәя баручы ассимиляцияне, шулай ук статистика аномалияләрен аерып күрсәтә. Әйтик, 2002 елда Башкортостанда татарлар саны берьюлы 130 меңгә кимегән, ә башкортлар саны, 1989 ел белән чагыштырганда, 350 мең кешегә арткан. Алда торган халык санын алу нәтиҗәләре төгәлрәк булыр һәм янә ышаныч уятыр, дип өметләнәсе генә кала. Ике республиканың җитәкчелеге арасында ныгый барган үзара аңлашу безгә  моңа исәп тотарга мөмкинлек бирә.

Тагын бер мөһим фактор – исәп алу кәгазьләрендә татарларның ясалма критерийлар нигезендә вак этноконфессиональ һәм этномәдәни төркемнәргә бүленүе. Бу процессның инициаторы булып Россия Фәннәр академиясенең Антропология институты директоры Валерий Тишков чыгыш ясаган иде. Татарстан җитәкчелеге һәм республиканың әйдәп баручы галимнәре мондый алымны берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты. Керәшеннәр, мишәрләр, әстерхан, касыйм, себер татарларын аерым халыклар итеп бүлгәләү, башка төркемнәр тирәсендә дискуссияләр оештыру татар халкының аерым вәкилләре  арасында аңлашылмаучанлык тудырды.

Бу юлы халык санын алу өчен сораулар төзегәндә тирәнрәк уйлап эш йөрткәннәр, күрәсең. Валерий Тишков узган елның җәендә Казанда булганда үз мөнәсәбәте турында болай дип әйтте: «Кемдер үзе турында татар дип кенә әйтә. Икенче берсе, мәсәлән, үзен «казанлы», өченчесе — «казан татары», «себер татары» яки «керәшен», дип атарга теләр. Әмма барлык бу җавапларны  да берләштерәчәкләр. Халык төркемнәре булачак. Мәсәлән, помор һәм казаклар рус  төркемнәре итеп теркәләчәк, керәшеннәр дә, шул рәвешле,  татар төркеме буларак исәпкә алыначак. Ләкин нагайбәкләр аерым кече халык дип санала, алар төп халык булып кала да».

Агымдагы ел башында ТР Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин да халык санын алу өчен биреләчәк сорауларның төгәлрәк  булуы белән килеште: «Мин сораштыру битен карап чыктым. Хәзер тәкъдим ителгән  документлар безне канәгатьләндерә. Алардан  Пенза, Төмән, мишәр, типтәр татарлары төшереп калдырылган». Аның сүзләренә караганда, Татарстан гозере буенча сораштыру битендә милләтне күрсәтүче графа гадиләштерелгән: «Үз милләтеңне сайлап аласың, үзеңне кем дип саныйсың, туганда кем булгансың – рус, мордва, чуваш, татармы. Минемчә, бу халыкның милләт, яшь һәм гаилә хәле буенча санын билгеләгәндә тагын да объективрак булырга мөмкинлек бирәчәк».

Башка тискәре тенденциягә йогынты ясау  билгеле бер сәбәпләр аркасында күпкә катлаулырак. Татар телен белгән татарлар санының куркыныч масштабларда кимүен халыкның үзаңына мөрәҗәгать итү, «үзеңне татар итеп тоярга» кебек өндәмәләр  белән генә туктатып булмый. Федераль дәрәҗәдә дә, Татарстанда да җитди чаралар күрергә кирәклеге аңлашыла.

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 2010 елда Россия буенча татар телен белү дәрәҗәсе уртача 80% тәшкил иткән, ә Татарстан һәм Башкортостанны исәпкә алмасаң, бу күрсәткеч — 54,7%. Белгечләр фаразларына караганда, мондый тенденцияләр сакланып калганда, югарыда аталган ике республикадан читтә яшәп, телне белүчеләр бөтен татар халкының  өчтән бер өлешеннән дә кимрәк булырга мөмкин. Шул ук вакытта, татар телен белүен күрсәткән кешеләр арасында да аны куллану дәрәҗәсе шик тудыра.

Аз гына исәпкә алынмый

Узган ел Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков «татар-башкортлар» дигән яңа этник төркем кертергә тәкъдим иткән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативага болайрак җавап бирде: «Минем фикерем: бераз украиналы, бераз рус булып язылу дөрес түгел. Кеше үзен украин, рус, башкорт яки  татар итеп тоярга тиеш. Билгеләнергә кирәк».

Катнаш гаиләләрдә туган һәм яши торган кешеләрнең үзбилгеләнеше белән бәйле катлаулы вазгыятькә җавап биреп, Татарстан вице-премьеры,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев  Россия төбәкләрендәге, бигрәк тә милләтара гаиләләрдә яшәүче татарлар өчен: «Халык санын алу барышында безне  ничек язарлар, ә балаларны ничек язарга?» дигән сорау  актуаль булуын таныды.

— Без аларның һәркайсын ишетергә һәм һәр татарның исәпкә алынуына ирешергә тиеш, — диде Конгресс җитәкчесе.

Бөтендөнья татар конгрессы, үз позициясен  ныгытып, милләтләре «дөрес күрсәтелмәгән» татарларның  мәнфәгатьләрен судларда яклау өчен Татарстанда юридик үзәк төзү турында Казанның Sergis адвокатлар коллегиясе белән килешүгә кул кую инициативасы белән чыкты.

Sergis җитәкчесе Гөлнара Сергеева фикеренчә, эш консультацияләр белән генә чикләнәчәк. Тик, кирәк булса, юристлар судларда да эшләргә әзер. «Безнең бурыч — гражданнарның хокуклары бозылуына юл куймау», — дип аңлатты ул адвокатлар коллегиясе ролен. Татарларның бөтен ил буенча таралып яшәүләрен исәпкә алсак, юридик үзәк «барлык төбәкләрдәге татарлар белән эшләргә» ниятли. Шул ук вакытта консультацияләр түләүсез нигездә оештырыла.

Халык санын алу барышы юристлар ярдәменең ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтәчәк. Әмма шунысы мөһим: БТК Татарстаннан читтә яшәүче татарларның да хокукларын яклау ниятен раслаучы актуаль инициатива белән чыкты.

Озак калмады, илнең һәр гражданинына үзбилгеләнергә туры киләчәк. Халык санын алу битләрендә милләткә кагылышлы  сорауга җавап ачык калган, монда мөмкин булган җавап вариантлары юк. Исәпкә алу кәгазендә респондент күрсәткән милләт теркәлә. Халык санын алу эше башланганчы Татарстанга илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар белән диалогны дәвам итү, аларга үз позициясе турында мәгълүмат җиткерү бик мөһим. Әгәр халык санының киләчәктә кимүенә юл куймасак, телне ничек саклап калу һәм яңадан торгызу турында уй-фикерләребез тагын да нигезлерәк булыр, мөгаен.

Физика һәм лирика

Теләсә кайсы җитди эш артына  тере кеше эмоцияләре яшеренгән. Халык санын алу — коры статистика мәгълүматларын җыю гына түгел. Халык санын алуны популярлаштыручы һәм ил алдында торган проблемаларны тирәнтен аңлап, халык уй-фикерләрен оста итеп такмакларга сала:

«Жду я переписи сроков, чтоб в анкете написать:

Пусть нагонят эфиопов – будем Пушкиных рожать!»

Бу эштә үзебезнең халык, россиялеләр көче генә җитсә, яхшы булыр иде. Бәлки, шул рәвешле, Тукайлар да туар…

Сүз уңаеннан

Халык санын алуда катнашу  — ирекле һәм аноним эш, аннан баш тарткан өчен бернинди санкцияләр дә каралмаган. Дәүләт тарафыннан алып барыла торган статистика җыюның башка формаларыннан (салым хезмәтләре, Эчке эшләр министрлыгы, ЗАГС органнары) халык санын алу шундый ирекле булуы белән аерылып тора.

Автор: Нияз Әхмәдуллин
Фото «Татарстан» журналы архивыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*