tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балачакны хәтерләткән бишек җырлары
Балачакны хәтерләткән бишек җырлары

Балачакны хәтерләткән бишек җырлары

Тубыл шәһәренең себер татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы “Бишек җырлары” темага кичә оештырды. Чараны башлап җибәрүче Ләйсән Ниязова кичәгә килгән өлкән яшьтәге кунакларны яшьлек елларына чакырды. Тамашачылар бишектә балаларын үстергән елларны искә алдылар. “Ак калфак ” оешмасы җитәкчесе һәм кичәне алып баручы, үзе дә ун балалы гаиләдә бишек җырларын тыңлап үскән Айсылу Әптелмән кызы Юнусова бишек җырлары, бишекләребез халкыбызның гореф-гадәтләрен саклаган йолабыз дип, һәркемебезгә таныш булган “Әлли бәлли итәр бу, мәдәрсәгә китәр бу” дигән җырны башкарды. Галия Абайдуллинаның шигырьләр җыентыгыннан алынган, себер татар телендә дә бишек җыры яңгырады.

Залда утыручы Сәет Хисмәтуллин бишекне Аромаш районының Яңавылында шәлтөп дип әйткәннәрен искә алды.” Гаиләдә иң зурлары булдым. Шәлтөптә кече сеңелләремне үстердек. Күп мәртәбә шәлтөп тибрәтергә туры килде. Кичәдә балачагымны искә алып утырдым”,-дип сөйләде. Ветеран укытучы Гөлҗиһан апа Закирова : ”Безнең Өстамак авылында бишекне цәнгелцәк дип әйтәләр. Мин үги әни белән үстем. Гаиләбездә бер-бер артлы туган тугыз баланы шундый бишектә тибрәтем утырганымны исемә төшереп елап утырдым. Кулларым сызлый иде. Элек уенчыклар да булмаган, бишеккә кечкенә мендәрчекләр тегеп, алар белән уйный идек.

Бишеккә эленгән матур мендәрчекләр баланы күз тиюдән дә саклый дип әйтүләре истә калган.Монда килгән тамашачыларның балачак еллары авыр сугыш елларына туры килде. Ул еллар онытылмаслык күңел ярасы булып калды,”-дип сөйләде.Тубыл шагыйрәсе Галия Абайдуллина : ”Бүгенге балалар бишек нәрсә икәнен дә белмиләр , бишекне күрмәгәннәр дә бар. Балаларны кече вакытларыннан балалар бакчаларына йөгертәбез. Яшь әниләр өчен бик уңайлы. Хөкүмәтебез кайгыртып тора, шөкер Аллаһыга. Дөньялар тыныч булсын. Шулай да, өлкән буын бишек җырларын гаиләләрендә кече балаларга да ишеттерсеннәр иде. Бүгенге кичәдә сөйләүчеләр туган тел, сугыш чорында үскән балалар темасына тукталдык.

Татар үзәгендә бу темаларга кичәләрне үткәрергә кирәк,”-дип тәкъдимнәрен җиткерде. Ул Айсылу Юнусовага үзе иҗат иткән шигырьләр җыентыгын бүләккә тапшырды.

85 яшендәге хезмәт ветераны Фәридә әби Ташбулатова башкаруында әниләргә багышланган җырны тамашачылар җылы кабул иттеләр. Нурия Вафеева бишектә үстергән кызлары, гаилә бәйрәмнәре, гореф-гадәтләребезне искә алды. Әниләргә багышлап җыр башкарды. Почтаның газета-җурналларга яздыру бүлеге буларак , милләттәшләребезне татар-газеталарын яздырырга үтенеп сорады, ярдәмчеләренә рәхмәтләрен белдерде. “Ак калфак”лыларга изге эшләрендә уңышлар теләде. Тубыл шәһәренең татар мәдәнияте тарихы турында һәм “Ак калфак” оешмасына карата тәкъдимнәр белән Роза Яхина, Флорида Марганова чыгыш ясадылар. Өлкән яшьтәге кунакларның күпчелеге бишек җырларын белмәүләре турында үкенеп, авыр сугыш елларына туры килгән яшьлек елларын искә алдылар.

Бу чараны оештыручы “Ак калфак ” оешмасы рәисе А.Ә.Юнусовага, оешма әгъзаларына шәһәр милли мәдәни автономия рәисе Сәет Хисмәтуллин, себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева рәхмәтләрен белдерде. Кичәдә катнашкан хезмәт ветераннары Фәүзия Мөслимова, Нуриҗан Саликов “Ак калфак” оешмасына ,Айсылу Юнусовага, Данир Уразовка, Равиля Фазыловага, Фирдәүс Аитовага, Рәсимә Абдурахмановага изге эшләрендә уңышлар теләделәр. Милли чәй табыны артында җылы теләкләр белән кичә йомгакланды. “Ак калфак” тик утыра торганнардан түгел. Инде аларның планында укучылар катнашында бишек җырлары буенча бәйге үткәрү.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*